"Бу - торак төзелешендә мөһим корал. Төзелгән торакның 50%ы - шәхси торак һәм, нигездә, авылларда. Ешрак 40 яшьтә алалар. Кешеләр йорт сала, гаиләләр төзи. Бернинди лимитлар да булырга тиеш түгел", - диде дәүләт башлыгы һәм хөкүмәткә төбәкләргә субсидияләр җибәрергә кушты.
Бу ипотека программалары алга таба да гамәлдә булачак. Владимир Путин сүзләренчә, ІТ-ипотеканы ябу тәкъдиме каралган, ләкин исәпләүләр нәтиҗәлелекнең чыгымнардан югарырак булуын күрсәткән.
Бүгенге хәлне ул "тәртипсезлек" дип атады һәм мәсьәләне ачыкларга вәгъдә итте. Шулай ук IT-белгечләр өчен 6%лы ташламалы кредитлар, Ерак Көнчыгышта, Арктика зонасында һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләр өчен 2 процентлы ташламалы кредитлар сакланачак.
Фото: башинформ