+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 декабрь 2024, 13:05

"Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе экстремистлар белән уңышлы көрәшә..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров иминлек органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе экстремистлар белән уңышлы көрәшә...""Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе экстремистлар белән уңышлы көрәшә..."
"Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе экстремистлар белән уңышлы көрәшә..."
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады һәм Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең республика буенча идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Илебезнең махсус хезмәтләре Ватаныбызның милли иминлеген һәм суверенитетын тәэмин итүдә һәрвакыт төп роль уйнады һәм уйный. Җәмгыять сезнең җаваплы һәм киеренке хезмәтегезне югары бәяли. Ул бүген махсус хәрби операция үткәрү шартларында аеруча әһәмияткә ия була. Килеп туган куркынычлар барыбыздан да нәтиҗәле эшләүне, уяулыкны арттыруны, җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгытуны таләп итә, – диде Радий Хәбиров. - Башкортстан федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсе экстремистлар белән уңышлы көрәшә, терактларны һәм хокукка каршы гамәлләрне туктата.

Сез тотрыклылыкка янаган куркынычларны вакытында ачыклауда республика хакимияте органнарына зур ярдәм күрсәтәсез. Сезнең тарафтан коррупциягә каршы көрәш планында күп эш башкарыла. Сезгә хәл итәргә туры килгән бурычлар җирле үзенчәлекләрне, милли-дини үзенчәлекләрне, муниципалитетларыбызның икътисадый һәм иҗтимагый тормышын тирәнтен белүне таләп итә. Көч структураларына, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарына киләчәктә дә шулай ук Бердәм, системалы, тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә кирәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас