- Халык белән аралашканда Владимир Путин тагын бер тапкыр гаиләләрне яклауга, гомумән, гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүгә зур басым ясады. Гаилә елы буларак, 2024 елда бик күп эшләр эшләнде. Моны дәвам итәргә кирәк, чөнки әле илдә, һәр төбәктә балалар саны аз, алар күбрәк булырга тиеш.
Владимир Путин өченче бала туганда ипотеканы түләр өчен 450 мең сум бирергә тәкъдим итте, 6 процентлы гаилә ипотекасы дәвам итәргә тиеш. Гомумән, Президент традицион кыйммәтләр турында сөйләгәндә иң беренче урынга гаиләне куя. Бу дөрес тә, чөнки гаилә безнең тормышыбызда зур роль уйный һәм Президентыбызның гаиләләргә игътибары, дәүләт дәрәҗәсендә төрле ташламалар, ярдәм ысуллары тәкъдим итүе бик кирәкле һәм урынлы, - диде Эльвира Аеткулова.