Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайның көзге сессиядәге йомгаклау пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Анда депутатлар төбәк Башлыгы тәкъдим иткән республика Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын хуплады. Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте вице-премьерлары кандидатураларын раслау турында указга кул куйды.
Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры итеп Рөстәм Моратов билгеләнде. Шулай ук, Хөкүмәттә беренче вице-премьер рангында Урал Килсенбаев эшләячәк. Премьер-министр урынбасары, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе итеп Азамат Абдрахманов билгеләнде. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев вице-премьерлар вазыйфасында эшләрен, шулай ук, министрлыкларны җитәкләүне дәвам итәчәкләр. Ирек Сәгыйтов та вице-премьер вазыйфасында калды.
Премьер-министр урынбасарлары арасында яңа кешеләр дә бар. Ул – Стәрлетамакның элекке мэры Рөстәм Газизов. Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәзер Хөкүмәттә вице-премьер статусында да эшләячәк.
Республика Башлыгы указлары белән Башкортстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә билгеләнде.
Аларга ярашлы:
Маргарита Болычева – тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры;
Ирина Голованова – торак-коммуналь хуҗалык министры;
Айрат Рәхмәтуллин – сәламәтлек саклау министры;
Әминә Шәфыйкова – мәдәният министры;
Марат Шәрәфетдинов – урман хуҗалыгы министры;
Илдар Мәүлетбирдин – мәгариф һәм фән министры;
Зөһрә Гордиенко – эшкуарлык һәм туризм министры;
Нияз Фазылов – табигатьтән файдалану һәм экология министры;
Ленара Иванова – гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры;
Руслан Хәбибов – спорт министры;
Геннадий Разумикин – Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры;
Азат Җиһаншин – Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе;
Владимир Спеле – Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе;
Гөлшат Арсланова – Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе;
Вито Сабиров – Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе;
Урал Искәндәров – Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисе;
Наил Шәрәфетдинов – Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе;
Кирилл Первов – Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе;
Максим Ульчев – Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе;
Салават Колбахтин – Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе начальнигы;
Илһам Фаткуллин – Архив эшләре идарәсе начальнигы итеп тәгаенләнделәр.
* * *
Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында депутатлар якындагы өч елга Башкортстан бюджетын кабул итте. 2025 елга республика бюджетының планлаштырыл-ган керемнәре ─ 337,5 миллиард сум, чыгымнары 341,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, республика казнасы дефициты 4 миллиард сум дәрәҗәсендә планлаштырыла.
“Республиканың финанс сәясәте уйланылган, бюджет – баланслы, ә бурыч тотрыклылыгы дәрәҗәсе югары булып кала. Бюджет проектында социаль йөкләмәләрне, һичшиксез, үтәү күздә тотыла. Моннан тыш, икътисадның реаль секторына һәм республиканың инфраструктур үсешенә сизелерлек ярдәм планлаштырылган”, ─– дип ассызыклады финанс министры вазыйфасын башкаручы Светлана Малинская.
Чыгымнарның төп статьяларына мәгариф (94,2 миллиард сум), икътисад (65,4 миллиард сум), социаль сәясәт (72 миллиард сум) һәм медицина (37,8 миллиард сум) керә, алар барлык чыгымнарның 80 процентын тәшкил итә.
Шулай ук, республика бюджетында СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 40 чарасына акчалар узган ел дәрәҗәсендә сакланачак. Бу максатларга 8,2 миллиард сумнан артык акча каралган. Бу якынча быелгы күләмгә туры килә.
Гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга киләсе елда 43,5 миллиард сум акча тотыну планлаштырыла, шуларның 34,7 миллиард сумы ─ федераль бюджеттан. Иң күп акча яңа “Яшьләр һәм балалар” һәм “Тормыш өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.
Утырышта, шулай ук, планлаштырылган закон проектлары да каралды.