+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 декабрь 2024, 17:25

Яңа техника – яңа мөмкинлекләр

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында “Авыл техникасы парады" дигән үзенчәлекле бик күркәм чара узды. Авыл биләмәсенең олысын-кечесен бер мәйданга җыйган бәйрәм Яңа Кыешкы авылының Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашу чикләрендә оештырылды.

Яңа техника – яңа мөмкинлекләрЯңа техника – яңа мөмкинлекләр
Яңа техника – яңа мөмкинлекләр
Авыл халкын һәм кунакларны искиткеч күренеш каршы алды: гирляндалар һәм төрле Яңа ел атрибутикасы белән берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән тракторлар һәм җиңел машиналар бер рәткә тезелеп киткәннәр. Шуны да әйтергә кирәк, мондый чара үткәреләчәген белеп, анда күрше авылларның автосөючеләре һәм техника белән кызыксынучылары да катнашты.
 
Әйе, авыл тормышын техникадан башка күз алдына да китереп булмый. Алар хәрәкәт чарасы гына түгел, тормышыбызны күпкә җайлы итүче алыштыргысыз ярдәмчеләр дә: язын авылны төзекләндерү буенча шимбә өмәләре башлана, аннары авыл халкының бакчаларын сөрүгә тотыналар. Җәен дә печән чабу, җыю кебек эшләр техника белән башкарыла. Ә инде урак чоры аеруча зур җаваплылык сорый. Ә Яңа Кыешкы авылында фермерчылык белән шөгыльләнүчеләр дә бик күп. Шуларның берсе – әлеге чарада катнашучы Винер Сираҗетдинов “Авыл техникасы парады”на үзенең тракторын бик матур итеп бизәп килгән. Шулай ук әти-әнисе – Гөлсинә Мәүлетгәрәй кызы һәм Фәрит Шәйхетдин улы да шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар. Малчылык, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнүче Сираҗетдиновлар өчен мондый техника алыштыргысыз ярдәмче.

Шушы авылда яшәүче Наил абый Әбдрәшитов, йортында башка техникасы булса да, бәйгедә мини-тракторы белән катнашырга карар иткән. Сатып алган бу техникага башка корылмалар тагу өчен аны үзенчә җайлаштырып җибәргән: сабан һәм культиватор тагып, бакча сөрергә чыга, кышын кар көрәү җайланмасын белән үзенең урамы тәртиптә тота.

Тәлгать абый Биктимеров,үзе әйтүенчә һәм фамилиясеннән дә күренеп торуынча, тимер җене кагылган кеше. Ярышта катнашырга ул 6 ел элек үзе җыйган тимер аты белән килгән. Тәгәрмәчләрен һәм барлык частьларны ул “Жигули”дән алса, 15 ат көче булган двигателе – Кытайныкы, ди ул. Әлеге үзенчәлекле техника, кечкенә булуына карамастан, зур тракторлардан бер дә калышмый, ә иң мөһиме - күп “ашамый”.

Регина һәм Марсель Гаскәровлар авыл тормышында һәм волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучы гаилә. Бүгенге чарага алар үзләре Кыш бабай һәм Карсылу булып киенеп, дүрт балаларын утыртып, үзләренең җиңел машинасында килде.

Күрше Прибельский авылыннан килгән Фәнил абый Алтынбәков үзенең җиңел машинасын яңа елча бизәп, капот өстенә алдагы елның символы – күлдан бик матур итеп ясалган еланны да утыртып куйган.

Айгөл Гарипова “Матиз”ына төлке итеп киенгән кечкенә улын да утыртып алган. Ә Дамир Гайсин үзе эшләгән авыл биләмәсе хакимияте тракторын бизәп, ярышка чыккан.

Парадта катнашучылар бизәлгән транспортларында, бәйрәм кәефе һәм ямь өстәп, авыл урамнары буйлап үтте. Бу арада авыл халкы җыелган мәйданчыкта Яңа ел тамашасы гөрләде. Яңа Кыешкы һәм Прибельский авыллары мәдәният йортлары хезмәткәрләре җыелучыларга бәйрәм программасы һәм моңлы җырлардан торган концерт тәкъдим итте. Кыш бабай, Карсылу һәм Яңа ел символы – Елан Яңа ел чыршысының утларын кабызып, барлык җыелучыларны сәламләделәр һәм киләсе елның уңышлы, ә иң мөһиме – имин һәм тыныч булуын, махсус хәрби операция тәмамланып, ир-егетләребезнең исән-имин үз гаиләләренә тизрәк кайтуларын теләделәр.

Ул арада парадта катнашучылар, авыл урамнарын урап, төп мәйданчыкка әйләнеп килде. Әлбәттә, һәрбер катнашучы бик үзенчәлекле итеп һәм зур җаваплылык белән әзерләнсә дә, ярыш ярыш булып кала. Шулай итеп, беренче урынга Винер Сираҗетдинов лаек булса, икенче урында берьюлы ике катнашучы билгеләнде – Тәлгать Биктимеров һәм Наил Әбдрәшитов. Өченче урынны Фәнил Алтынбәков алды. Шулай ук һәрбер катнашучы төрле номинацияләрдә дә билгеләнеп үтте һәм авыл биләмәсе башлыгы Фәнзия Өмәткулова кулыннан лаеклы бүләк алды.

Яңа Кыешкы авыл биләмәсе Урындагы башлангычларга ярдәм программасында елның елы катнашып килә. Аның чикләрендә 8 авыл кергән зур авыл биләмәсендә бик күп мәсьәләләр хәл ителде: зиратлар төзекләндерелде, урамнарга ут сузылды, техника сатып алынды. Менә быел яңакыешкылылар “МТЗ-82” тракторы алу нияте белән яна. Авыл биләмәсе өчен аның никадәр мөһим булуын әйтеп тору да кирәкмидер. Аеруча кышкы чорда авыллар арасындагы юлларны ачык тоту өчен бер техника гына җитми. Язгы-көзге чорда да трактордан башка мөмкин түгел. Шуңа әлеге Программада җиңеп чыккан очракта, изге эшкә башка авыллар халкы да үз өлешен кертәчәк һәм акча җыю эшенә алар да кушылачак.
Бердәм булып тотынган эшләре үз җимешләрен биреп, авыл халкын сөендерсен иде. Чөнки яхшы техника ярдәме белән яңакыешкылылар байтак проблемаларны үзләре хәл итә алачак.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас