1. Телефонга пароль куегыз, яки керү юлын биометрик мәгълүматлар буенча көйләгез (бармак эзе, бит сканеры).
2️. Кушымталарны рәсми чыганаклардан гына йөкләп алыгыз. Җитештерүчегә һәм аларны урнаштыручы компаниягә игътибар итегез. Кушымталарны чит сайтлардан күчермәгез.
3. Пароль белән сакланмаган Wi-Fiга тоташмагыз. Мошенниклар трафикны эләктереп алу, яки алмаштыру өчен якланмаган челтәрләрне кулланырга мөмкин.
4. Банк хисап язмасы мәгълүматларын һәм банк кушымталарыннан раслау кодларын беркемгә дә тапшырмагыз.
5. Кулланылмый торган кушымталарны җайланмадан алып ташлагыз.
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан