Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов билгеләп үткәнчә, төбәк бюджетын тулыландыру салымнарның никадәр намуслы түләнүенә бәйле.
− Бу акчалар безнең һәрберебезгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә тотыныла. Декабрьдә салым органнары, гадәттәгечә, "Яңа елга - салымнар буенча бурычларсыз!» акциясе үткәрә. 2024 елның 26 декабренә кадәр республиканың 20 сәүдә үзәгендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм бурычларны түләү өчен салым хезмәтенең мобиль офислары эшли. Шулай ук, республика тормышында актив катнашучы эш бирүчеләрне ачыклау һәм бүләкләү максатында «Минем салымнарым – минем республикама» конкурсы үткәрелә, − диде Андрей Агапов.
"Яңа елга – салымнар буенча бурычларсыз!" акциясе кысаларында салым органнары хезмәткәрләре килүчеләргә салымнар буенча бурыч булу-булмау турындагы мәгълүматны ачыкларга һәм аны түләү өчен квитанция алырга ярдәм итә, салым түләүчеләрне кызыксындырган башка сорауларга җавап бирә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш.
Сәүдә үзәкләрендәге мобиль салым офисларының эш графигы белән Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе "Кайнар линия"сенең (+7 (347) 215-10-70, өстәмә 55-55) түләүсез телефоны буенча танышырга мөмкин.
Фото: правительстворб.ру