Дәүләт думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты башлыгы Сергей Боярский Русиядә whatsapp (Русиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган Meta компаниясенә карый) мессенджерын блоклау мөмкинлеге турындагы мәгълүматларны имеш-мимешләр дип атады.
"Бу имеш-мимешләр, без аларны шәрехләмибез. Хәзерге вакытта өстәмә мәгълүмат юк, сервис мәгълүмат таратуны оештыручылар реестрына өстәлгән», - дип аның сүзләрен китерә ТАСС.
Элегрәк Федерация советы каршындагы Санлы икътисадны үстерү советы рәисе урынбасары Артем Шейкин белдергәнчә, әгәр компания җитәкчелеге илнең законнарын үтәмәсә, Whatsappны 2025 елда блокларга мөмкиннәр.
WhatsApp - Русиядә Metaның өч эре сервисыннан бердәнбер чикләнмәгәне. Instagram һәм Facebook социаль челтәрләре 2022 елда ябылды. Быел июльдә Думаның информполитика буенча комитетының ул чактагы башлыгы Александр Хинштейн, шулай ук, әгәр мессенджер Русия законнарын бозуны дәвам итсә һәм хакимият белән хезмәттәшлек итүдән баш тартса, «дәүләтнең сабырлыгы сыначак» һәм WhatsApp ябылачак, дип әйткән иде.
фото: мк.ру