-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2024, 10:25

Владимир Путин автомобильчеләргә штрафларны арттырды

Русия Президенты Владимир Путин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турындагы законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Владимир Путин автомобильчеләргә штрафларны арттырды
Владимир Путин автомобильчеләргә штрафларны арттырды
Закон проекты Дәүләт думасына октябрьдә кертелгән. 12 декабрьдә депутатлар документны өченче укуда кабул итте. Үзгәрешләр нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан автомобильчеләргә ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Хәвефсезлек каешын такмаган килеш йөрү 1,5 мең сум күләмендә штраф белән җәзаланачак. Шундый ук сумманы юлны светофорның кызыл сигналына үткән өчен ала башлаячаклар. Кабат бозган очракта штраф 7,5 мең сумга кадәр артачак.

Исерек килеш руль артына эләккән машина йөртүчеләргә гыйнвардан 45 мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак. Тизлекне арттыру аларга 750-7, 5 мең сумга төшәчәк. Моннан тыш, трамвай юлларында, юл кырыенда һәм каршы як юлда йөргән өчен штрафлар да артачак.

Элегрәк билгеле булганча, Русия автомагистральләрендә машина йөртүчеләр өчен рөхсәт ителгән максималь тизлекне сәгатенә 150 километрга кадәр арттырырга теләгәннәр. Тиешле тәкъдим Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан ЮХХДИ башлыгы Михаил Черниковка юлланган инде.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: