+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 декабрь 2024, 09:27

Бәйрәмнәрдә аеруча сак булыгыз!

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшли. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында халыкның иминлеген тәэмин итү һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча тиешле чаралар күрә. Яңа ел төнендә полицейскийлар, дружинниклар, хосусый сак предприятиеләре хезмәткәрләре һәм казаклар белән берлектә бәйрәм чараларын уздыру урыннарында булачак.

Бәйрәмнәрдә аеруча сак булыгыз!Бәйрәмнәрдә аеруча сак булыгыз!
Бәйрәмнәрдә аеруча сак булыгыз!

Белгечләр пиротехник эшләнмәләр кулланганда, шулай ук алкоголь белән сак булу турында искәртә.

“Исерек кешенең, законны бозып кына калмыйча, үзе дә җинаять яисә бәхетсезлек очрагы корбаны була алуын онытмагыз. Әгәр сез әзерләнә торган җинаять яисә хокук бозу турында белеп калсагыз, я шикле предмет тапсагыз, бу хакта якындагы полиция патруленә яисә әлеге телефоннар аша хәбәр итүегез сорала: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур часте –
(347) 279-39-02, ышаныч телефоны – (347) 279-32-92, яки 02 (кесә телефоныннан – 102). Барлык телефоннар да тәүлек буе эшли”, – дип өстәделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас