+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 гыйнвар 2025, 05:45

Хыяллар тормышка ашканда

Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин Уфада яшәүче баланың Яңа ел хыялын тормышка ашырды.

Хыяллар тормышка ашкандаХыяллар тормышка ашканда
Хыяллар тормышка ашканда

Министр социаль челтәрләрдә «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия хәйрия акциясендә катнашуы турында сөйләде.

- Миңа Моратның Яңа ел теләген тормышка ашыру бәхете тиде, ул гитара турында хыялланган. Әлеге акция ярдәмендә искиткеч, акыллы, бик ачык малайның хыялын тормышка ашыруыма бик шатмын. Морат та мине игътибарсыз калдырмады һәм үзенең бүләген тапшырды, - дип язган Илдар Мәүлетбирдин.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас