+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар , 15:25

"Терра-кыш" гөрләп узды

31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр башкаланың Совет мәйданында ике көнлек традицион «Терра-кыш» Яңа ел фестивале узды. Чараны Уфа шәһәре хакимияте ярдәмендә Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы һәм «Башкортстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» оештырдылар.

"Терра-кыш" гөрләп узды
"Терра-кыш" гөрләп узды
- «Терра-кыш» фестивале уфалыларның һәм шәһәр туристларының яраткан чараларының берсенә әверелде. Бу вакыйга, анда килүчеләрне сөендереп кенә калмыйча, төбәкнең туристлык потенциалын үстерүгә дә ярдәм итә, кышкы бәйрәмнең уникаль мохитен булдыра, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Шәһәрнең тарихи үзәгендә чын Сабантуй җәелдерелгән. Кыш Бабай һәм Карсылу бәйрәм кунакларына күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, ә ярышлар һәм актив күңел ачулар катнашучыларга якты хис-кичерешләр, шатлык өстәде.

Бәйрәм программасының хедлайнеры «Мираж» төркеме студиясенең элекке солисткасы Наталия Гулькина булды.

Чараның дәвамы буларак, Яңа елның беренче көнендә, 1 гыйнварда, карнавал костюмнары киеп, матур конкурс-парад узды. Оригиналь костюмнар кигән 200гә якын катнашучы шәһәрнең үзәк урамнары буйлап үтте.

Шул ук вакытта Совет мәйданында «Терра-кыш» фестивале кунаклары себерке белән хоккей уйнады, аркан тартышты, капчыклар белән көрәштә катнашты һәм, әлбәттә, Яңа ел концерты һәм гастрозонада сыйлар белән ләззәтләнде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: