Яңа катнашучылар арасында күбесенчә ярымфабрикатлар, икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләре, бал, казылык һәм затлы ит ризыклары җитештерүчеләр бар.
– Бүгенге көндә 828 предприятие «Башкортстан продукты» проекты дипломанты булып тора, шуларның 667се – азык-төлек продуктлары һәм 161е азык-төлек булмаган товарлар җитештерүчеләр. Проект билгесе белән 31 мең төр продукция тамгалана, - ди Башкортостан сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гусев.
Узып баручы елда «Башкортстан продукты» проекты «Тәэмин итүче көне» 10 сәүдә-сатып алу конференциясе үткәргән, аларда 500 дипломант катнашкан. Республика җитештерүчеләре халыкара, Бөтенрусия һәм төбәк дәрәҗәсендәге 33 күргәзмә-ярминкә чарасында катнашкан.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25783/