Гафури районындагы янгында 47 яшьлек кеше һәлак булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аңлатуларынча, мондый янгыннар еш кына электрүткәргечләрнең төзек булмавы, яки мич һәм ут белән дөрес
файдаланмау аркасында килеп чыга.
Янгын сүндерүчеләр чыбыкларның һәм төтен юлларының торышын тикшерергә, мичләрне һәм кабызылган электр җиһазларын караучысыз калдырмаска киңәш итә.