+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 гыйнвар 2025, 04:40

Күмәк көч тау күчерә

Авылларыбызның матди нигезен бергәләп ныгытабыз

Күмәк көч тау күчерәКүмәк көч тау күчерә
Күмәк көч тау күчерә


Илеш районы авылларның социаль йөзен, халыкның яшәү сыйфатын яхшырту максатында федераль һәм республика дәрәҗәсендәге социаль программаларда актив катнаша. Мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) — халыкның актив катнашлыгында иң кискен социаль проблемаларны оператив ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә торган механизм.

2016 елдан 2024 елга кадәр ППМИ буенча районда, республика бюджеты хисабына һәм авылларда яшәүчеләрнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм район бюджетының акчаларын да җәлеп итеп, 290,9 миллион сумлык 194 проект гамәлгә ашырылды. 38 авыл клубы ремонтланды, 23 авылда — юллар, 48 торак пунктта су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясалды, авылларда яшәүчеләр ихтыяҗлары өчен 18 трактор сатып алынды, алар тагылмалы җайланмалар белән комплектланды. 25 мәктәптә һәм балалар бакчасында түбә, тәрәзә һәм эчке ремонт проблемалары хәл ителде. Шул ук акчалар исәбенә янгын деполары төзелде, мәктәп автобуслары өчен модульле гараж биналары сатып алынды, яңа бистәләргә газ кертелде. Торак пунктларда хоккей тартмаларын һәм төрле тренажерларны үз эченә алган спорт комплекслары сатып алынды һәм урнаштырылды. Шулай ук, Илештә “Эшлекле гамәлләр”, “Авыл мәдәният йорты” һәм башка программаларны гамәлгә ашыруда активлык күрсәтәләр.
Гомумән, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге программалар барысы бергә яхшы юллар булдыруны, демографияне яхшыртуны, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм төзекләндерүне, гомумән — инфраструктураны яңартуны күздә тота. Безнең Кужбахты авыл Советы биләмәсе территориясендә дә ППМИ уңышлы тормышка ашырылып, мөhим проблемалар хәл ителә. Атап әйткәндә, тугыз ел эчендә Кужбахты, Тәҗәй авыллары мәдәният йортларында, балалар бакчасында, Тәҗәйне су белән тәэмин итү системасында ремонт эшләре башкарылды, Кужбахты урта мәктәбе тәрәзәләре, ишекләре алмаштырылды, “МТЗ-82” тракторы сатып алынды, Кужбахтыда су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелде.
Әйтергә кирәк, халык проектта киләчәктә дә катнашуны хуплый. Арытаба да әлеге программада катнашу максаты белән гражданнар җыеннары уздырылып, анда халыкны борчыган проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләшү булды hәм быел Кужбахты авыл мәдәният йортын газ белән җылытуга күчерү эшләрен башкару бертавыштан хупланды. Проектны уңышлы тормышка ашыру өчен берничә этап үтәргә кирәк: проектны эшләү, заявка әзерләү, акча җыю һ.б.
Әйе, авыллар Советларының, халыкның бу конкурска актив кушылуы, субсидияләр өчен көрәшүе Илеш районы мисалында ачык күренә. Гомумән, авылларны финанслау белән бәйле һәр нәрсә безне шатландыра. Шөкер, авылларыбызның матди нигезен ныгыту, рухи йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләребез бар.

Азат ЙОСЫПОВ,
Илеш районының Кужбахты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас