Бу мәгълүматны тикшерү белән Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе шөгыльләнә башлады. Ведомство хезмәткәрләре өйләрне, ял базасында лаборатория тикшеренүләрен кулланып туклану бүлмәләрен һәм урыннарын инспекцияли, чөнки шикаятьтә монда тычканнар бар дип күрсәтелгән. Билгеле булганча, өлкәннәр һәм балалар комплекска өч көнгә килгән, алар базага бәйрәм сыйлары буларак бирелгән туклану продуктларыннан соң, имеш, хәлсезлек тойган.
Туристлар сүзләренчә, 3-12 яшьлек балалар, турбаза тарафыннан тәкъдим ителгән каз белән сыйланганнан соң, бер тәүлек узгач, ротавирус эләктергән. Видеода шаһитлар номерларның берсендә тычкан экскрементлары табылган, кадрга кимерүчеләр үзләре дә эләккән, дип сөйләде. Шул ук вакытта туристлар мөстәкыйль рәвештә дәвалануны өстен күргән.
"Әгәр дә мәгълүмат расланса һәм хокук бозулар ачыкланса, юридик берәмлеккә аларны бетерү буенча тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр биреләчәк", - дип шәрехләделәр төбәк “Роспотребнадзор”ында.
"Өязетау"ны гамәлгә куючы Ирек Насыйбуллин сүзләренчә, элек ял итүчеләр белән мондый инцидентлар булмаган.
"Күп ел эшлибез, һәм моңа кадәр тычканнар белән проблемалар килеп чыкмады. Ай саен дератизация үткәрәбез, соңгы тапкыр декабрьдә территорияне кимерүчеләрдән эшкәрттек. Һәм менә киңкүләм мәгълүмат чараларында 15 кеше - 8 өлкән кеше һәм 7 бала барлык кунакларны сыйлаган каз һәм сыр белән агуланган дигән мәгълүмат барлыкка килә. Бу казларны Яңа елга базада 250гә якын ял итүче ашады, һәм бүтән беркемнән дә дәгъвалар килмәде. Шикаятьтә әйтелгәнчә, кешеләр укшыган һәи аларның эчләре киткән, әмма шул ук вакытта өч көн дәвамында алар актив ял итте, мунчага йөрде, атларга атланып, комплекстан ике чакрым ераклыктагы Кыш бабай йортына кадәр бардылар, чаналарда йөрделәр. Бездә тавыш белән видеокүзәтү камераларыннан язмалар бар, кирәк була калса, аларны бирә алабыз. Ягъни аларның үз-үзләрен тотышы берни белән дә авыру булуны күрсәтми, гәрчә алар авырып ятуларын расласа да. Барысы да гадәти режимда булды. Монда даими рәвештә медик эшли, һәм бу көннәрдә аңа беркем дә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итмәгән, урындагы дәваханәгә беркем дә бармаган. Ялның соңгы көне җиткәч, алар монда безгә ошамады диде, тагын тычканнарга зарланды. Хакимиятнең язма шикаять бирү тәкъдименә алар, нәтиҗәләр белән янап, баш тартты. Һәм, димәк, безгә “Роспотребнадзор” һәм Тикшерү комитетыннан тикшерү белән килделәр. Аның беренчел нәтиҗәләре буенча ведомстволарда җитди дәгъвалар барлыкка килмәде. Минем өчен клиентларның канәгать булуы принципиаль мөһим, һәм теге яки бу проблемалар барлыкка килгәндә, барысын да хәл итәргә тырышам”, - дип шәрехләде ул "Башинформ" хәбәрчесенә.
Вәзгыять республиканың күзәтчелек органнары, Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы контролендә.
"Сервис мәсьәләләре белән, әлбәттә, шөгыльләнергә кирәк. Бу бик зур эш, даими контроль кирәк. Шуңа күрә җитәкчелек белән дә, администратор белән дә, база хезмәткәрләре белән дә без бүген аралаштык - әгәр ниндидер хаталар бар икән, аларны төзәтергә алар әзер. Монда урман янәшә дә генә, һәм социаль челтәрләрдә язганча, шундый вәзгыять туарга мөмкин. Икенче яктан, республикада әлеге ял базасы иң яхшыларның берсе санала, һәм 2009 елдан 15нче сезонда беренче тапкыр мондый инцидент барлыкка килде. Ачыклаячакбыз", - дип сөйләде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Фото: bashinform.ru