Беренчедән, балаларга беркайчан да петарда очырырга рөхсәт итмәгез. Икенчедән, пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз. Өченчедән, фейерверкларны йортларга һәм кешеләргә якын җирдә очырмагыз, ачык мәйданчыклар эзләгез. Пиротехника өстенә иелмәгез, ул эшләмәсә, аны сүтә күрмәгез.
– Пиротехника сатып алганда төргәкнең яраклылык вакытын һәм торышын тикшерергә, шулай ук, анда урыс телендә җентекле аңлатма булуына инанырга кирәк, – дип киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе белгечләре. – Пиротехниканы коры бинада сакларга кирәк. Аны җылыту приборларыннан, ут чыганакларыннан читтә һәм туры кояш нурлары төшмәгән урында саклау зарур.