-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар , 19:23

Хыяллар тормышка аша, иң мөһиме - ышану!

23 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» социаль акциясендә катнашкан иде. Теләкләр арасында Стәрлетамак малаеның хыялы да бар иде: ул чакта 5 яшьлек Матвей машинист ролендә булырга хыяллануы турында белдерде.

Хыяллар тормышка аша, иң мөһиме - ышану!
Хыяллар тормышка аша, иң мөһиме - ышану!

10 гыйнварда Башкортстан Шәһәр яны пассажирлар ташу компаниясе республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Стәрлетамак шәһәре хакимияте белән берлектә «Хыялыңны тормышка ашыр» социаль акциясе үткәрде. Матвей, ниһаять, Уфа - Шакша маршруты буенча заманча «Финист» электропоезды кабинасында сәфәр кылды!

– Без «Теләкләр чыршысы» акциясен оештыручыларга бөтен гаиләбез исеменнән рәхмәт белдерәбез. Анда икенче ел катнашабыз. Быел могҗиза булды һәм хыялыбызны тормышка ашырдык. Улыбыз поездларны ярата һәм машинист кабинасында булырга хыяллана иде.

Республика Башлыгы Радий Хәбировка улыбызның теләген үтәгәне өчен рәхмәт белдерәбез. Искиткеч бүләгегез өчен рәхмәт Сезгә! Боларның барысын да безнең Матвей өчен оештырган һәркемгә рәхмәт. Баланың күзләрендә шатлык күрү - зур бәхет! Хыяллар тормышка аша, иң мөһиме - ышану! - дип тәэссиротлары белән уртаклашты малайның әнисе Екатерина Галиуллина.

Фото: Башкортстан Шәһәр яны пассажирлар ташу компаниясе матбугат хезмәте.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: