Узган ел ахырында Республикага идарә итү үзәге теркәгән мөрәҗәгатьләрдә, һәрвакыттагыча, юллар торышына, төзекләндерүгә һәм торак-коммуналь хуҗалык проблемаларына зарланулар күп булган.
Менә берничә хәл ителгән мөрәҗәгать. Благовещенда Чапаев урамындагы коены япканнар. Бу хәл турында сигнал урындагы кешедән килгән: ул юлда ачык коены күргән. Башкортстанга идарә итү үзәгенең һәм район хакимиятенең оператив эш итүе нәтиҗәсендә куркыныч янаган кое тиз арада ябылган.
Стәрлетамак районының Мариинский авылында Лазурная урамы, 17 адресы буенча эскәмияләр тәртипкә китерелгән. Бу хакта урындагы халык сораган булган.
Авыргазы районының Яңа Тимошкино авылында контейнер мәйданчыгының түбәсен ремонтлаганнар. Аны җил кубару турында бер кеше социаль челтәрләрдә язган. Хәбәрне Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Мөрәҗәгатьне Авыргазы районы һәм Исмәгыйль авыл советы хакимиятләре эшкә алган. Икенче көнне үк контейнер мәйданчыгының түбәсен беркеткәннәр. Шәрехләрдә әлеге кеше проблеманы оператив хәл итүләре өчен барысына да рәхмәт белдергән.
Уфада халык мөрәҗәгатеннән соң Правда урамы, 10а адресы буенча тирәкләрнең очларын кискәннәр. Октябрь ахырында социаль челтәрләрдә бер кеше Дим районы хакимияте җитәкчесе посты астында йорт тәрәзәсе янындагы агачлар фатирга яктылык төшүне каплый, дип зарланган. Район хакимияте әлеге мөрәҗәгатьне эшкә алган. Агачларның торышын бәяләү өчен тиешле инспекциягә хат юллаганнар. Хуплау алгач, белгечләр проблеманы хәл иткән.
Шушы урамда тукталыш павильонына яктырткыч куелган. Балалар поликлиникасы янындагы “Орион” тукталышында кичләрен караңгы булуы турында социаль челтәрләрдә шушында яшәүче кеше язган. Уфаның Дим районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Халыкка уңайлы булсын өчен район хезмәтләре тукталыш павильонына яктырткычлар урнаштырган. Яктырту мәсьәләсе турында балалар поликлиникасы җитәкчелеге белән дә сөйләшкәннәр – хәзер аның күтәрмәсендә дә кичке вакытта ут яна.
Ә Стәрлетамакның Магистраль урамында яшәүче шикаятеннән соң тукталыш павильонына яңа пыяла куйганнар. Стәрлетамак шәһәренең Торак-коммуналь идарәсе белгечләре бу хакта сигнал алгач та эшне башкарган.
Нефтекамада Сәнәгать һәм Индустриаль урамнары чатында светофорны ремонтлаганнар. Аның төзексезлеге турында бер кеше социаль челтәрләрдә хәбәр иткән булган.
Мәләвез районында Дәүләткол һәм Сухаревка авыллары арасындагы юл ремонтланган. Быел яз машина юлының елга өстеннән үткән участогы түбәнәйгән. Бу хакта бер хатын социаль челтәрләрдә язган һәм юлны тәртипкә китерүне сораган. Тиешле хезмәтләр аның өстенә ком-таш түшәгән.
Уфаның сәүдә комплексларының берсенә кергәндә “Рәхим итегез” – “Добро пожаловать” вывескасындагы хатаны төзәтүне урындагы кеше сораган. Мәсьәләне башкаланың Совет районы хакимияте оператив хәл иткән. Эшкә Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтүләрне координацияләү бүлеге белгечләре дә җәлеп ителгән.
Вывескаларда, юл күрсәткечләрендә, урам, тукталыш исемнәрендә, башка урыс һәм башкорт телләрендәге язуларда хаталар турындагы мөрәҗәгатьләрне “Инцидент-менеджмент” вакыт-вакыт теркәп бара. Аларны төзәтү буенча эш системалы булсын өчен, төбәк Хөкүмәте Республикага идарә итү үзәгенә махсус чат-бот төзергә кушты. Ул “Хатасыз шәһәр. Башкортостан” дип атала. Аны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: t.me/bashnamebot
Хата турында хәбәр итү өчен төгәл адресны күрсәтергә һәм мөмкин булганча фото беркетергә кирәк. Хәбәр автомат рәвештә “Инцидент-менеджмент” системасына эләгәчәк, ә ЦУР инцидент карарын контрольдә тотачак.