Зәлия Шәмигулованың гаиләсе кызның үлемендә гаепле кешене каты җәзага тарттыруны таләп итә.
Мәрхүмәнең әнисе Зөлфия Шәмигулова сөйләгәнчә, ярдәмне Русиянең Маврикийдагы консуллыгы күрсәтә. Әмма хокук саклау органнары тикшерү тәмамлануга берничек тә булышмый.
"Әйтерсең лә алар барысы да онытылыр дип көтә кебек. Ә мин моның онытылуын теләмим, мин җинаятьченең җәза алуын телим! Һәм мөмкин кадәр тизрәк җәзага тарттырылуын. Дөресен генә әйткәндә, күпме гомерем калганын белмим. Әлбәттә, бер генә җәза да миңа кызымны кайтармаячак. Ләкин мин аның төрмәдә черүен телим", - ди ул.
Мәрхүмә турист кызның апасы Гөлназ Туктамышова әйтүенчә, үтерүне таныган ирнең туганнары "күңел ача, рәхәт яши", ә зыян күрүчеләр газап чигә.
Зәлия Шәмигулова Африкада ял иткәндә хәбәрсез югалган иде. Аның үле гәүдәсен узган елның августында тапканнар. Соңрак тикшерү версиясе буенча, аны көнчеллек аркасында үтергән ир ачыкланган. Ул үз гаебен таныган. Зыян күрүчеләр исәпләвенчә, эш билгесез вакытка сузыла, бу аларны канәгатьләндерми.
Африкада үтерелгән туристканы Учалыда җирләделәр.
Фото: "Моя Уфа"