Республика Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән чираттагы киңәшмәдә каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Республикада калдыкларны чыгаруны контрольдә тоту өчен 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр көн саен онлайн-киңәшмәләр үткәрелгән, кирәк булганда муниципаль берәмлекләр хакимиятләре башлыкларының җаваплы урынбасарлары җәлеп ителгән.
Яңа ел каникулларында калдыклар билгеләнгән график буенча даими рәвештә чыгарылган. Шул ук вакытта 7372 (2024 елда – 4759) каршылык теркәлгән, алар ачыкланган саен тиз арада бетерелгән.
Төбәк операторларының кайнар линияләренә төрле тематикадагы 272 мөрәҗәгать кергән, алар барысы да эшкәртелгән.
Фото: bashinform.ru