"Академик Сөләйманов" тукталышында зур класслы автобуслар өчен борылыш кыенлашкан, шулай ук халык үтенече буенча 167нче маршрут хәзер "Академик Сөләйманов" тукталышына керү белән туры юнәлештә йөри, ә кире юнәлештә - кермичә. Маршрут Зәки Вәлиди урамы буйлап "Телеүзәк"кә кадәр рейс башкара һәм "Кәрвансарай"да туктала.
258П санлы маршрутка килгәндә, аны "Город Природы" торак комплексы тукталышына кадәр озайтканнар. Үзгәрешләр арасында - әлеге маршрут Генерал Кусимов урамына керми, анда автобуслар өчен борылыш мәйданчыгы юк.
Пассажирларның игътибарлы булуын һәм әлеге үзгәрешләрне исәпкә алуларын сорыйбыз.
Фото: transport.bashkortostan.ru