+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 гыйнвар 2025, 04:20

“Басма сүз яши һәм яшәячәк!”

“Республика Башкортостан” нәшрият йорты генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев белән әңгәмә.

“Басма сүз яши һәм яшәячәк!”“Басма сүз яши һәм яшәячәк!”
“Басма сүз яши һәм яшәячәк!”

Рәсүл Рәүф улы Сәфәргалиев киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшрият тармагында өч ел эшли. Русия җитәкчеләре өчен төп басма булып исәпләнүче “Генеральный директор” журналы үткәргән рейтингта Рәсүл Сәфәргалиев Башкортстан буенча икенче урынны били.

Русия матбугаты көне алдыннан без ведомство җитәкчесе белән республиканың матбугат басмалары һәм полиграфия киләчәге турында сөйләштек.

– Хөрмәтле Рәсүл Рәүфович! Бүген Сезнең белән гадәти булмаган әңгәмә корабыз. Фикер алышу өчен сораулар матбугат басмалары җитәкчеләре белән әңгәмәләрдән җыелды. Аларның беренчесе һәм иң борчыганы – тиражлар. Алда безне нәрсә көтә?

– Бөтен Русия буенча матбугат басмалары тиражларының елына уртача 10 процентка кимү тенденциясе күзәтелә (бу Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары федераль агентлыгы, Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы докладларында чагыла). “Adlndex” аналитик агентлыгының тикшеренү нәтиҗәләре басма индустрия базарында дәвам иткән үзгәрешләр процессларын күрсәтте. 2023-24 елларда матбугат алга китеш билгеләрен күрсәтмәгән бердәнбер медиа булды. Былтыр Русиядә матбугат базары тиражларда кимүен дәвам итте (- 10-15 процент).

“Республика Башкортостан” нәшрият йортының соңгы дүрт елдагы гәзит һәм журналларга язылу тиражлары динамикасын чагыштырсак, аларның да ел саен кимүе күзәтелә: 2021-22 елларда – 6,8 процентка (15,9 мең данә), 2022-23 елларда – 1,7 процентка (3,5 мең данә), 2023-24 елларда – 4,4 процентка (9,4 мең данә). Әмма тоташ Русия буенча карасак, бездә кимү проценты түбәнрәк.

Әлбәттә, без тиражларны саклап калу буенча төрле чаралар күрәбез. Болар – абунәчеләр арасында төрле акцияләр үткәрү һәм бүләкләр уйнату. Әлеге чаралар язылу кампаниясен дәртләндерү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, кайбер редакцияләр үз укучылары арасында бер тонна асфальт яки үгез уйната. Контентның сыйфаты югалмасын өчен журналистлар белемен даими камилләштерә, кайбер оештыру чаралары күрелә. Катлаулы вакыт кичерсә дә, матбугат басмаларының киләчәге бар дип уйлыйм.

– Рейтингка ярашлы, Сез җитәкчелек иткән дәүләт унитар предприятиесе киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшрият эшчәнлегендә лаеклы урын били. Предприятие табышында җитештерү нәтиҗәлелеге күрсәткечләре һәм матбугат басмаларының роле нинди?

– Матбугат басмаларының предприятие табышын булдырудагы роле бик зур. Керемнәр структурасында ул дәүләт субсидияләвеннән соң икенче урынны алып тора. Монда төрле гәзит һәм журналларның кәгазь версияләрен төрле ысуллар белән сатуны (язылу, ваклап сату), “принт”та реклама урнаштыруны кертергә була. Бүген электрон ресурсларга караганда, кәгазь вариант күбрәк табыш китерә.

Моны Русиянең әйдәүче нәшрият йортлары да билгели. Мисал өчен, “ИМ Медиа” нәшрият йорты генеральный директоры Алексей Иванов сүзләренчә, нәшриятларның керем структурасы “принт” кереме: тиражлар сату һәм алардагы рекламадан 57,5 процент тәшкил итүен күрсәтә. Бу басмаларның кәгазь версияләренең әһәмияте зур булуы турында сөйли. Алардан башка предприятие яши алмас иде.

“Республика Башкортостан” нәшрият йорты җыелма санлы аудитория буенча төбәк лидеры булып тора. Бу – сайтлар аша көненә 2,5 миллион уникаль укучы һәм ВК төркемнәрендә 3,2 миллион язылучы. Бу – бик зур саннар.

– Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев матбугатны беренчел өстенлекле товарлар исемлегенә кертү яклы, ә секретаре Владимир Касютин, матбугатны дистәләгән еллар юкка чыгарырга тырышалар, ә ул һаман исән, дип ассызыклый. Бу хакта Сез нәрсә әйтерсез? Һәм филиаллар предприятие тарафыннан нинди ярдәмгә исәп тота ала?

– Владимир Соловьев һәм Владимир Касютин фикерләре белән тулысынча килешәм. Мин үзем дә матбугатның бетүе, үлүе турында бер генә тапкыр ишетмәдем. Әмма, мисал өчен, узган елда Нәшрият йорты гәзит һәм журналларының уртача айлык тиражы 207 мең данә тәшкил итте. Бер гәзитне бер гаилә укый дип алсак та, без кәгазь басма белән миллионга якын аудиторияне колачлыйбыз дигән сүз! Тагын санлы мәйданчыклар да бар бит әле. Әйе, тиражлар кими, әмма матбугат басмаларының бетүе турында сөйләргә иртәрәк. Һәм бу турыда сүз куерту кирәк тә түгел.

Ә филиалларга ярдәм даими күрсәтелә. Финанслау, төрле программалар, укыту, җиһазлар, компьютер техникасы сатып алу һ.б. бар. Без үзебез дә хезмәттәшләребез белән һәрвакыт элемтәдә. Киләчәктә дә шулай булачак.

– “Русия почтасы” белән үзара мөнәсәбәтләр ничек корыла? Уңай үзгәрешләр көтәргәме? Вакытлы матбугат басмаларына хак арту, асылда, тиражларның кимүенә китерә бит?

– Башкортстанның дәүләт матбугат басмаларын халыкка җиткерүдә төп рольне “Русия почтасы” уйный. Почтаның проблемалар кичерүе сер түгел. Соңгы елларда Башкортстанда 60тан артык бүлекчә ябылды. Бу ведомствода кадрлар белән авыр хәл килеп туды, хат ташучы булып эшләргә кеше юк. Нәтиҗә буларак – хәтта кайбер зур торак пунктларда да басмаларга язылу гамәлгә ашырылмый. Әлбәттә, болар барысы да гәзит һәм журналлар тиражларында чагыла. Альтернатив ысуллар куллану омтылышлары бар, әмма әлегә бу кыйммәт тә, нәтиҗәсе дә аз. Системалы ысул кирәк. Шулай да күпчелек торак пунктларда хат ташучылар бар, почта бүлекчәләре эшли.

– Күпчелек киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен кадрлар составы борчый. Журналистлар һәм мөхәррирләр яхшырак, уңайлырак шартларда, хезмәт хакы югарырак булган матбугат хезмәте һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чараларына эшкә күчә. Бүген һәрбер редакциядә буш эш урыннары бар. Предприятиенең бу юнәлештә алга таба фаразы һәм гамәлләре нинди?

– Кадрлар җитмәве – тоташ Русия матбугаты, бигрәк тә муниципаль басмалар өчен кискен проблема. Кызганычка каршы, агымдагы шартларда журналистларның хезмәт хакы югары түгел. Әмма республика җитәкчелеге ярдәмендә без соңгы ике елда хезмәт хаклары дәрәҗәсен индексацияләүгә ирештек. Шуңа барысы да ул кадәр үк начар түгел, дип саныйм.

Шулай ук, без “акча эшләү” ысулларын булдырырга мөмкинлекләр бирергә тырышабыз. Мәсәлән, әгәр теге яки бу редакция санлы челтәрләр мохитендә редакцияләр арасында лидер булса, ул лаеклы гонорарын ала. Аны редакцияләр хезмәткәрләренә гонорар түләүгә тотына ала.

Кадрларга килгәндә, “бөртекләп җыярга” туры килә. Хезмәткәрләрне укытабыз, чөнки язучы журналистлар елдан-ел азая. Моннан тыш, вуз тәмамлаучылар гәзит һәм журналларга эшкә килергә ашкынып тормый. Ничек кенә булмасын, төрле ысуллар белән “кызыктырырга” тырышабыз.

– Үз вакытында мөхәррир кәнәфиен “электр урындыгы” дип атыйлар иде. Бүген аларга йөкләнеш бик күпкә артты. Алар гәзит чыгару белән генә шөгыльләнми, аны онлайн форматта, социаль челтәрләрдә алга этәрү, проектларда катнашу белән дә мәшгуль. Уңышлы эшләүче хезмәттәшләр һәм аларның эш тәҗрибәсе турында сөйләп китсәгез иде.

– Редакторлык пулы бездә бик көчле һәм талантлы дип саныйм. Әйе, аларга йөкләнеш зур. Әмма бу – вакыт таләбе. Бүген, әгәр берәр юнәлеш буенча артта калса, ул киңкүләм мәгълүмат чарасы исән калмаячак. Мин аудиторияне, мәгълүмат тарату юлын, әлбәттә, контент сыйфатын әйтәм. Беркемне дә аерып күрсәтмәс идем. Бу басмаларның тиражында һәм электрон мохиттә язылучылар санында күренә.

– Рәсүл Рәүфович! Киңкүләм мәгълүмат чаралары өчен Матбугат йорты туган йорт кебек. Без аны чын күңелдән яратабыз, күбебез, чыннан да, эш дип яна. Андагы үзгәрешләр һәм бераз полиграфия эше турында да сөйләсәгез иде.

– Бүген Матбугат йортын капиталь ремонтлауга проект-смета документлары әзерләнә. Ремонт барыбер гамәлгә ашырылыр һәм ул якын арада башланыр дип өметләнәм. Ләкин без илнең авыр вакытлар кичерүен дә аңлыйбыз. Шуңа күрә көтәбез... Заманча чынбарлыкта полиграфия базасын оптимальләштерергә кирәк.

– Һәм, ниһаять, безнең 10нчы кат турында. Журналистларның тарихи съездлары узган, кайчандыр журналистлар танылган кешеләр белән очрашкан һәм сәхнәдән республиканың югары вазыйфалы кешеләре, халык шагыйрьләре, артистлары чыгыш ясаган тамашачылар залы хәзер юк. Шунысы сөенечле: анда хәзер маскировка челтәрләрен әзерләү цехы эшли, аның эшенә барлык редакцияләр җәлеп ителгән диярлек.

– Реалистлар булыйк. Мин хезмәткәрләребезнең алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итүе белән бик горурланам. Бездә, шулай ук, махсус хәрби операция зонасына даими барулар оештырыла: бу гуманитар йөкләр озату да, шул исәптән маскировка челтәрләре үрү дә, окоп шәмнәре ясау да. Моннан тыш, журналистлар безнең геройлар турында СВО зонасыннан көнүзәк язмалар алып кайта һәм укучылар белән уртаклаша.

– Рәсүл Рәүфович! Яңа елда матбугат басмаларындагы коллегаларыгызга нинди теләкләр җиткерергә телисез?
– Мин хезмәттәшләребезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык авырлыкларны җиңәр өчен көч, иҗади уңышлар телим. Бергә без яраткан матбугатыбызны саклаячакбыз!

Мәүлидә Якупова,
Башкортстан Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре, Русиянең атказанган журналисты.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас