Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 11 гыйнварда шәһәрдә 3 җиңел машина катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән водительләрнең берсе шунда ук үлгән, тагын бер водительне дәваханәгә алып киткәннәр. Үлемечле авариягә исерек полицейский гаепле, диләр.
"Вакыйга урынына кичекмәстән полиция хезмәткәрләре килгән. Өченче машина руле артында Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе хезмәткәре булуы ачыкланган. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча аның исерек булуы ачыкланган. Полицейскийга карата хезмәт тикшерүе үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча ул эчке эшләр органнарыннан азат ителәчәк", – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Әлегә ул 12 мартка кадәр кулга алынган.
Фото: "Моя Уфа"