+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 гыйнвар 2025, 04:15

Петр I үзе мөхәррирлек иткән!

1709 елда патша хәрби хәбәрче сыйфатында Полтава сугышын яктырткан.

Петр I үзе мөхәррирлек иткән!Петр I үзе мөхәррирлек иткән!
Петр I үзе мөхәррирлек иткән!

Русия матбугаты көне 1991 елдан 13 гыйнварда билгеләп үтелә. 1703 елда бу көнне (яңа стиль белән 13 гыйнварда, иске стиль белән 2 гыйнварда) Петр I фәрманы буенча беренче басма гәзит чыккан, дип санала. Әмма тарихчы-архивчылар ачыклавынча, беренче саннар шулай да 1702 елның декабрь уртасында чыккан, ләкин аларның кулъязма күчермәләре генә сакланып калган, ә иң тулы сакланып калган басма комплект 1703 елның 2 гыйнвар саныннан башлана.

Матбугат тарихы патша указыннан башланган, ул вакытта “Курантлар”ны бастырырга боерык бирелә. Ни өчен нәкъ менә шушы елларда? Русия өчен уңышсыз башланган Төньяк сугышы бара. “Халыкны шведлар белән сугышны дәвам итү зарурлыгына ышандырырга, хөкүмәтнең кайбер чараларының әһәмиятен, мәсәлән, чиркәүләрдән кыңгырауларны туплар кою өчен конфискацияләүне аңлатырга кирәк була. Ниһаять, ил халкына, заводлар корал һәм сугыш кирәк-яраклары чыгаруны арттырды, гаскәрләргә Русия халыклары ягыннан да ярдәм бар, дип хәбәр итү зарурлыгы туа”, ─ дип яза тарихчы-архивчы Дмитрий Рохленко. Шулай булгач, ким дигәндә сәяси сәбәп ачык.

Басманың беренче саны тиражы 1 мең данә тәшкил иткән һәм һәркайсы 27 юллы кечкенә дүрт биттән торган. Гәзитнең беренче санының “чыгаручы мөхәррире” Петр I үзе булган.
Параллель рәвештә Петр указы буенча рестораннар ачыла, анда кешеләр гәзит уку өчен җыела. Аларга бушлай чәй һәм тәм-томнар бирелә. Бу чараны император яңа реформалар һәм аларның Русия үсеше өчен кирәклеге турында аңлаешлы телдә бәян итү мөмкинлеге буларак караган. Ул заманда төп тема Төньяк сугышы була дидек. 1709 елда патша хәрби хәбәрче сыйфатында чыгыш ясый, Полтава сугышын анда турыдан-туры катнашучы буларак тасвирлый.

Моннан тыш, басма Патшаның тышкы сәясәтен пропагандаларга тиеш була. Гәзит Русия армиясенең уңышлары, флотның үсеше, сәүдәнең киңәюе, яңа ачылган руда чыганаклары һәм заводлар төзү турында хәбәр итә. Шулай ук чит ил гәзитләреннән дә мәгълүмат басыла.

“Куранты” сүзе каян килеп чыккан һәм ни өчен аны бастырырга кирәк булган соң? Эш шунда, Петр Iгә кадәр үк ”курантлар” дип 1620-21 еллар чигендә Илчелек приказында төзелә башлаган кулъязма ведомостьларны атаганнар. Һәм тагын хәрби тарихка әйләнеп кайтабыз. Исегезгә төшерәбез: ул елларда бөтен Европага диярлек кагылган, илләрне хәлсезләндергән Утыз еллык сугыш барган. Русиягә тышкы сәясәтне сак кына алып бару өчен ышанычлы мәгълүмат бик кирәк була. XIX гасырның танылган дипломатларының берсе Александр Булгаков язуынча, Илчелек приказының “Куранты” басмасы “төрле чит ил гәзитләреннән күчермәләр һәм өземтәләр” булган. Барыннан да элек, алар беренче чыганаклардан мәгълүмат алу өчен кирәк булган.

Сүз уңаеннан, “куранты” сүзен “сәгать” дип кенә түгел, ә “агымдагы, йөгерүче, тиз” дип тә тәрҗемә итәргә мөмкин. Һәм беренче Европа гәзитләрен “курантлар” дип атаганнар. Шул ук сүзне Петр I дә кулланган.

“Газета” сүзе безгә Италиядән килгән һәм башта матбугатка бернинди катнашлыгы булмаган, дип санала. Ул вак тәңкәне аңлаткан. Мәгълүмат туплаган беренче кулъязма битләр нәкъ менә шулкадәр бәягә торган, аннары аларны “гәзит” дип атый башлаганнар. Беренче гәзитләр Венециядә 1563 елда чыккан. Г. А. Крылов редакциясендәге Этимологик сүзлек безгә шундый аңлатма бирә:

“Газета” сүзе Русиягә кайчан килгәнлеге төгәл билгеле – 1809 елның 3 ноябре. Бу көнне Санкт-Петербургта “Северная почта” гәзитенең беренче саны чыккан, шапка астында “Яңа Санкт-Петербург Газетасы” дип язылган. Ул Эчке эшләр министрлыгының Почта департаменты каршында чыгып килгән. Ләкин тарихчы-архивистлар тагын бер факт китерә: Петр I заманында, “Ведомости” атамасы белән беррәттән, башкалары да кулланылган. Шул исәптән, “Француз басма гәзитләреннән эссенция”.

Бу көнне киңкүләм мәгълүмат чараларын чыгаруга катнашлыгы булган һәркемне котлыйлар. Һәм хәзер сүз, әйтик, 20 ел элек булган кебек, традицион басма гәзитләр турында гына түгел, ә алар белән бәйле барлык санлы технологияле мохит турында да бара. Шулай булгач, профессиональ даирә бик киң – журналистлар, полиграфия, верстка инженерлары һәм рәссамнары, сайт мөхәррирләре һәм күпсанлы башка хезмәткәрләр, хезмәттәшләр. Барыгызны да бәйрәм белән!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас