+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 гыйнвар 2025, 13:20

Журналистлар бәйрәм итте

Уфада Русия матбугаты көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте.

Журналистлар бәйрәм иттеЖурналистлар бәйрәм итте
Журналистлар бәйрәм итте
Коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре котлады.

Максим Ульчев киңкүләм мәгълүмат чараларының 2025 елга куелган төп бурычларын искә төшерде.

- Республика Башлыгы Радий Хәбиров күп тапкырлар мәгълүмат чараларының төп бурычларын билгеләде. Бу - махсус операцияне мәгълүмати тәэмин итү, мәгълүмати кырда эшләү. Безнең күп кенә журналистлар бүген алгы сызыкта актив эшли, фронттагы хәлләр турында хәбәр итә, хәрбиләрнең хәрби рухын күтәрә, — дип билгеләде ул. - 2025 елга барлык бурычлар анык, алар дәрәҗәсе һәм трендлары буенча уртача Русия күрсәткечләреннән югарырак. Киеренке эш көтелә. Шуңа күрә бүген биредә төрле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелды. Сез үткәргән конкурслар журналистлар җәмәгатьчелеге өчен бик мөһим һәм кирәк.

Аннары журналистларга иҗади конкурсларда җиңүчеләрнең дипломнарын тапшырдылар. "Кызыл таң" гәзите Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм наркоманияне кисәтү буена - 1нче, "Алга" икътисади зонасы темаларын яктырткан өчен 3нче урыннарга лаек булды.

Гәзитебезнең баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев СВО зонасында булып, бу хакта бай эчтәлекле, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган материаллар циклы һәм матбугат өлкәсендә 35 еллык фидакарь хезмәте өчен Русия Журналистлар берлегенең "Честь. Достоинство. Профессионализм" дип аталган мактаулы күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Хезмәттәшебезне әлеге югары һөнәри бүләге белән ихлас тәбриклибез!

Айрат Нурмөхәммәтов фотосы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас