Торак фондының техник файдалану кагыйдәләре буенча, кирәк булган саен түбә боз катламыннан һәм бозлардан тазартыла. Түбәндәгеләрдән тыш, йомшак түбәләрне кардан чистартмыйлар:
Су агымы системасы тышка урнаштырылган рулонлы кыекларның улаклары һәм асылмалары;
Бөтен төрле түбәләрдән, балкон һәм ишек башларыннан төшеп торган боз һәм кар катламы.
Су агызу системасы тышта урнаштырылган булса, түбәне кардан даими чистартып торырга кирәк. Кар катламы 30 сантимертдан артык җыелырга тиеш түгел. Җылыта башлагач, карның калынлыгына карап тормыйча, түбәне чистартырга кирәк.
Әгәр милек хуҗасы фатирының балкон түбәсендә яки кондиционерда кар өеме һәм бозлар күрсә, бу хакта идарә итүче компаниягә хәбәр итәргә тиеш.
Бозбармакларны үзаллы сындырырга, карын алып ташларга ярамый – үзегезнең сәламәтлеккә һәм сезнең балкон астыннан үтеп барган кешеләргә зыян китерүегез бар.
Башкортстан Республикасы Торак һәм төзелеш күзәтүе буенча дәүләт комитетының белешмәләр хезмәте: +7 (347) 294-94-00.
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан