“Чираттагы тапкыр машиналарга чаналар һәм “ватрушка”лар тагып йөртүнең хәвефле булуына игътибарны юнәлтәм. Исегездә тотыгыз, кеше үлеменә китергән гамәлләр водитель өчен җинаять җаваплылыгы белән яный”, – диде муниципалитет башлыгы.
Караидел районының Бәйрәшкә авылыннан ерак түгел өч ир-ат һәм үсмер каргизәрдә һәм квадроциклда Павловка сусаклагычында боз өстенә чыккан. Сулык өслеге техника авырлыгын күтәрә алмый, транспорт чаралары су астына китә башлый. Әлеге хәл турында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов сөйләде.
Һәлакәт урынына МЧС коткаручылары чыккан.
“Бәхеткә, кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән, моны әлеге хәлдә чын бәхет дип санарга мөмкин. Теләсә нинди һава торышында бозга чыгу һәрвакыт билгеле бер куркыныч белән яный, бигрәк тә температура ноль тирәсендә булганда. Кызганычка каршы, кисәтүләргә карамастан, хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмаучылар һәрвакыт табыла. Мондый хәлләр авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән җәрәхәтләргә һәм хәтта үлемгә дә”, – ди ведомство җитәкчесе.