Уфада Русия матбугаты көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Коллегаларын һөнәри бәйрәм белән Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре котлады.
Максим Ульчев киңкүләм мәгълүмат чаралары алдына 2025 елга куелган төп бурычлар хакында искә төшерде.
─Республика Башлыгы Радий Хәбиров күп тапкырлар мәгълүмат чараларының төп бурычларын сызык өстенә алды. Болар – махсус хәрби операцияне мәгълүмати тәэмин итү, мәгълүмати кырда эшләү. Күп кенә журналистларыбыз бүген алгы сызыкта актив эшли, фронттагы хәлләр турында хәбәр итә, хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәрә, — дип билгеләде ул. – 2025 елга барлык бурычлар анык, алар дәрәҗәсе һәм трендлары буенча уртача Русия күрсәткечләреннән югарырак. Киеренке эш көтелә. Шуңа күрә бүген биредә төрле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре җыелды. Сез үткәргән конкурслар журналистлар җәмәгатьчелеге өчен бик мөһим һәм кирәкле.
Аннары иҗади конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. “Кызыл таң” гәзите республика киңкүләм мәгълүмат чаралары конкурсында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау темасын иң яхшы яктырткан өчен – беренче, “Алга” махсус икътисади зона эшчәнлеген яктырту буенча өченче урыннарга лаек булды.
Гәзитебезнең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев СВО зонасында булып, бу хакта бай эчтәлекле, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган материаллар циклы һәм матбугат өлкәсендә 35 еллык фидакарь хезмәте өчен Русия Журналистлар берлегенең “Честь. Достоинство. Профессионализм” дип аталган мактаулы күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Республиканың журналистика тармагында 2,5 меңнән артык кеше эшли. Болар матбугат кына түгел, электрон киңкүләм мәгълүмат чаралары, телевидение, радио һәм социаль челтәрләр дә. Безнең өчен ел башында уздырылучы Русия матбугаты көне ул – нәтиҗәләр ясый, бер-беребез белән аралаша, планнар белән уртаклаша һәм юнәлешләрне билгели торган бәйрәм. Коллегаларыбызны югары һөнәри бүләкләре белән ихлас тәбриклибез!