Узган тәүлектә республика Эчке эшләр министрлыгының дежур частьлары 23 мошенниклык очрагын теркәгән. Алдакчылар гражданнарның 8 миллион сум акчасын алган.
32 яшьлек уфалы үзен «Мегафон» кәрәзле компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларның корбаны булган. Алар аны SIM-картасының гамәлдә булу вакыты тиздән бетә һәм озайту өчен SMS кодын әйтергә кирәк дип ышандырганнар. Ир-ат шалтыратуның популяр мессенджер аша ясалганын сизмәгән һәм аферистларга ышанган.
Шуннан соң мошенниклар эшләнгән схема буенча эш итә башлаган. Алар банкның хәвефсезлек хезмәте дип шалтыраткан һәм аның банк аккаунтында шикле активлык табылуын белдергән. Мошенниклыкны булдырмау өчен уфалыга ашыгыч рәвештә акчаны кулга төшерергә һәм аларны "хәвефсез счетка" күчерергә кирәк булган.
Нәтиҗәдә, ир аларның алдавына ышанган һәм 800 мең сумнан артык акчаны билгесез, әмма - мошенниклар сүзләренчә - хәвефсез счетка күчергән.
Тагын бер 70 яшьлек хатын үзен кәрәзле оператор хезмәткәрләре дип таныштырган мошенникларның корбаны булды. Аның телефонына янәсе "МТС" вәкиленнән шалтырату кергән. Шалтыратучы килешүне озайту турында сораштырган һәм пенсионер хатынның паспорт мәгълүматларын аныклаган, ул аларны шик-шөбһәсез әйтеп биргән һәм шуның белән шалтырату тәмамланган.
Тиздән мошенниклар яңадан шалтырата башлый, бу юлы видеоэлемтә аша, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар хатынны аның счетларыннан шикле күчерүләр ясала дип ышандыра, һәм алардан барлык акчаларны алып, карталарны блокларга киңәш итә. Куркуга төшкән пенсионер хатын аларның күрсәтмәләрен үтәгән.
Ул берничә банкта була, анда, мошенниклар белән элемтәдә булып, зур суммалар ала. Нәтиҗәдә хатын бер миллион сумнан артык акча салдырган һәм аферистлар чакырткан таксида икенче банк бүлегенә киткән, анда акчаны «куркынычсыз счетларга» күчергән.
Берникадәр вакыттан соң кызы, мошенниклар белән язышуын күреп, әнисен полициягә китерә. Пенсионер хатын мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны кисәтә: мошенниклар үзләрен әллә кемнәр дип таныштырырга һәм сезгә кесә телефонына гына түгел, популяр мессенджерларга да шалтыратырга мөмкин. Кәрәзле элемтә операторы, банк, полиция яки башка дәүләт хезмәтләре хезмәткәре булып таныткан һәркемгә ышанырга ярамый. Исегездә тотыгыз, оешмаларның чын вәкилләре сездән беркайчан да телефон аша яки хәбәрләрдә конфиденциаль мәгълүмат сорамаячак. Уяу булыгыз, мошенникларга үзегезне алдарга юл куймагыз!
Автор фотосы.