Бәләкәйдән сыйныфтагы такта өстенә язып эленгән шундый сүзләр истә калган: “Труд облагораживает человека”. Әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Виссарион Белинскийның бу сүзләрен ул вакытта аңлап бетерә алмасам да, яши-яши тормыш аның асылын аңлатты. Чыннан да бу дөньяда барысы да – безнең хезмәт нәтиҗәсе. Бик сирәкләргә генә муллык һәм акча лотерея отышы яки мирас булып күктән төшәдер. Ә күпчелек үзенең мул тормышына бары тик тырыш хезмәт белән генә ирешә. Һәр танылу артында – фәнни ачышлар булсынмы ул, яңа роман яки повестьмы, спорт рекордларымы – олы хезмәт, йокысыз төннәр, өзлексез күнекмәләр, тырышлык ята.
Хезмәт процессында кеше үз-үзен камилләштерә, яхшыга омтыла, ялкаулыктан арына. Бүгенге көндә без уңышлы дип санаган һәр кеше үткәне турында сөйләсә, уңышның сере – хезмәттә, мул тормыш дип аталган йозакның ачкычы тырышлык булуын ассызыклар.
Гәзитебездә ачылган яңа рубрика шушы гыйбарәне ныгытып, тормышта үз урынын, үз биеклекләрен, үз уңышларын бары тик тырыш хезмәт аша тапкан кешеләр турында бәян итәр.
Бүгенге героебыз – Нефтекама шәһәрендә яшәүче эшкуар, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, “Мир ковров” кибетләре челтәре директоры, меценат Әминә Гыйззәтова. Ул – Нефтекама шәһәре хакимиятенең дистәдән артык Рәхмәт хаты, Мактау кәгазьләре, Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының, Башкортстан хатын-кызлары берлегенең Почет грамоталары, Санкт-Петербург шәһәрендә үткән “Үзгәрүчән дөньяда социаль интеграция” халыкара форумы дипломы иясе. Бу бүләкләр Әминә Закирҗан кызының тормышы никадәр бай, күпкырлы булуы турында сөйли.
– Әминә ханым, Сез – авыл кызы, хезмәт чыныгуын авылда алгансыздыр?
– Әйе, мин Краснокама районының Ялгызнарат авылында туып-үстем. Искиткеч матур, җыйнак, ямьле авыл. Кешеләре дә, үзе дә матур. Әлбәттә, авыл кешесе аягына торып баскач та, эшкә тотына, кош-корты, малы, бакчасы, печәне, утыны... Әткәйләрнең безгә “эшләргә кирәк” дип нотык укуы да кирәкми, син үзең барысын да күреп торасың: карын көрәмәсәң – күмеп китә, бакчасын утамасаң – чүп баса, бәрәңге утыртмасаң – ашарыңа юк, мал тотмасаң – итең юк, каймак ашамыйсың. Кыскасы, хезмәтнең кирәклеген, аның асылын аңлап үсәсең. Авыл тормышы ул – киләчәккә әзерлек. Эшләп үскән авыл кешесе, шәһәргә килеп, беркайчан да югалмый, ә, киресенчә, уңышка ирешә, үз эшен ача, олы предприятиеләрне җитәкли.
– Димәк, уңышның формуласы – эш, дип әйтергә була, Әминә апа? Яшьләр бит хәзер эшләп тормый гына “озын” акча эшләргә тели, шуңа да инженер, төзүче түгел, ә блогер, коуч булырга хыяллана.
– Бу күбрәк шәһәр балаларына кагыла. Авылда хәзер күпләп мал тотмасалар да, бала-чага бакча утап булса да хезмәтне татый. Шуңа да шәһәр баласын төрле түгәрәкләргә йөртергә кирәк, спортта да тир түкмичә, ул җиңү яулый алмаячак, музыка коралында уйнарга өйрәнсә дә, сәгатьләр буе ноталар өйрәнергә кирәк, биюдә дә кирәкле элементны эшләгәнче җиде кар тирең чыга, кыскасы, баланың нинди дә булса эше, шөгыле булганда гына ул уңыш нигезендә тырышлык ятуын аңлаячак.
– Әминә ханым, Сез дә үзегезнең уңыш формуласы турында сөйләгез әле? Сәүдә өлкәсе Сез бәләкәйдән сайлаган һөнәр идеме?
– Юклык заманында үскәч, әткәй-әнкәйләр сәүдә өлкәсендә тамагы тук булыр, дигәндер инде, алар тәкъдиме белән сайланган һөнәр бу. Мәктәпне тәмамлагач, Бөре кооператив училищесына укырга кердем, хезмәт юлын кечкенә авыл кибетендә сатучы булып башладым. Гомум туклану системасында кассир, “промторг”та электр товарлары бүлеге мөдире булып та эшләдем. Эштән курыкмадым, кайда да гадел, намуслы эшләдем.
– Бизнеска кайчан һәм ничек килдегез?
– Минем эшкуарлыкка килү ил өчен гаять авыр, катлаулы 90нчы елларга туры килде. Гади хезмәткәр булып та, вазыйфалы урыннарда эшләп тә шактый гына тәҗрибә туплаган идем. Әмма үз эшеңне алып бару бөтенләй башка төрле авырлыклар белән йөзгә-йөз очраштырды, ул вакытта базар әле “кыргый”, халык арасында акча өчен намусын да сатарга әзер бәндәләр шактый, кыскасы, авырлыклар, киртәләр җитәрлек иде.
– Ә нигә келәм сата башладыгыз? Бу өлкәдә көндәшлек азрак идеме?
– Гомергә вак-төяк белән эш итәргә яратмадым, шуңа келәмнәрдән башлаганмындыр инде (көлә). Булган акчаны туплап, Мәскәүдән сатуга дип ике келәм алып кайттым. “Алып кайттым” дип әйтүе генә җиңел, бернинди тәҗрибә юк, йөк күтәргесез авыр, юл ерак, заманасы куркыныч. Үземнең ул вакытта нинди йөрәкле булуыма хәзер килеп аптырыйм.
– Алып кайту – бер хәл, аларны сатарга да кирәк бит әле. Базарда үзегез сатасызмы?
– Үзем инде, кем булсын? Сатканчы бит әле йортның бишенче катына җәяүләп күтәреп ташыйсы, базарга алып барасы, салкында өшеп, яңгырында чыланып торасы, кайткач, кире шул фатирга күтәреп мендерәсе бар. Тора-бара келәмнәр саны иллегә җитте. Уйласаң, уелып китәрлек! Бер кешегә дә акча җиңел бирелми, бер генә бизнес та җиңел түгел.
– Бер әңгәмәдә келәм ташып, мускуллар “качок”ныкы кебек булды, дип көлдергән идегез...
– Анысы да хак: физик көч кирәк бит, келәм җиңел товар түгел. Ярый җебек түгелбез, әлеге дә баягы шул эшләп үскәч, көч бар, психологик яктан эшкә әзербез, курыкмый тотынабыз.
– Үз кибетеңне булдыру теләге шул базарда туңып торган мәлләрдә тугандыр?
– Әйе, ике атна саен Мәскәү юлын таптаганда “эх, үз кибетеңне булдырырга, халыкны җылыда, уңайлы шартларда хезмәтләндерергә иде!” дип хыяллана идем. Ленин урамында беренче катында кибетләр урнашачак күпфатирлы йорт төзеләчәген ишеткәч, анда өлешләтә катнашырга булдым. Шулай итеп, теләгем тормышка аш-ты – “Келәмнәр дөньясы” дигән үз кибетем барлыкка килде.
– Моннан соң эшләр җиңеләеп киттеме?
– Эш артты гына! Хәзер инде товарны алып кайту, аны сатудан тыш, бинаны тәртиптә тоту хәстәре өстәлде. Мондый зур кибет ачкач, аның исеменә җисеме туры килсен дип тырышырга кирәк иде. Ассортиментны киңәйтү, халык ихтыяҗын өйрәнү – боларсыз булмый. Русиядә һәм чит илдә җитештерелгән затлы келәмнәр, идән япмалары кайтара, эшкуарлык даирәсен киңәйтеп, товар җитештерүче җиңел сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә башладым. Эшләр, бер карасаң, җиңеләйде кебек, күтәреп йөрисе юк, икенче яктан карасаң, бик нык артты, яңа мәшәкатьләр өстәлде.
– Шулай булуга карамастан, шул ук елларда Сез икенче, өченче кибетләр ачуга да ирешәсез?
– Әйе, зур тырышлык белән икенче, өченче кибетләрне салуга ирештем. Кирәк чакта прораб та, архитектор да, проектлаучы да, сатучы да, директор да булырга туры килде. Хәләл тиреңне түкмичә, акчаның бер генә тиене дә килеп керми.
– Аның каравы, шәһәрдә генә түгел, республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә иң зур келәм кибете ачуга ирештегез! Сатып алучылар арттымы?
– Бу уңайдан зарлана алмыйм, күрше шәһәр-районнардан гына түгел, Уфадан, Татарстаннан, Пермь краеннан, Удмурт Республикасыннан да сатып алучылар бик еш килә башлады, кибетләр популярлашып китте.
– Шулай итеп Сез “келәмнәр патшабикәсе”нә әйләндегез?
– Әйе, халыкта мине шулай атый башладылар, бу исемне көлеп тә, яратып та кабул иттем.
– Әминә апа, шәһәрдә Сезне бик күпләр меценат буларак белә. Кеше күбрәк алырга ярата, бирергә түгел. Ә Сез һәрвакыт кешегә бирергә, ярдәм итәргә атлыгып торасыз. Бу күңел юмартлыгы Сездә кайдан?
– Авылдан! Әткәй-әнкәйдән. Гаиләдән. Бу бик табигый, минемчә. Урамнан кем үтсә дә, капкадан кем керсә дә, авыл кешесе беренче эш итеп самавырын куя, булганы белән бүлешеп, сыйлап җибәрә. Кеше белән бүлешмәгәч, тапканыңны үзең генә куллануның ни кызыгы бар? Дин кануннары буенча да тапкан малның бер өлешен бүлешергә кирәк. Икенчедән, ишле гаилә, без ун бала идек. Үзең берәр тәмле ризык ашап, туганың ашамаса, канәгать булмыйсың. Аны да ашатасы килә, кайгыртасың. Берәр матур киемең булса да шулай: туганнарыңныкы да булса гына сөенәсең. Бу сыйфатлар бизнеска да күчә: үзең күбрәк тапкан, булдырган саен, аны кеше белән дә уртаклашасы килә. Үзләре иганә ярдәме сорап керсә дә, әлбәттә, буш кул белән чыгармыйсың! Чөнки сорап йөрүе бер дә рәхәт түгел, сорый икән, димәк, аңа бу бик кирәк.
– Барлык эшкуарлар да Сезнең кебек шундый аңлы түгелдер шул, Әминә апа...
– Монда әллә ни акыл, аң да кирәкми, кулыбыз икәү бит, аның берсе алыр өчен булса, икенчесе бирер өчен яратылган. Аннары бу Галәм законы: никадәр бирсәң, шулкадәр кире кайта. Мин моңа ышанам.
– Әминә апа, приютларга, картлар йортларына, мәктәп-интернатларга, реабилитация үзәкләренә бигрәк күп булышасыз!
– Бу учреждениеләргә, мохтаҗларга, авыруларга булышыр өчен эшкуар булу да кирәк түгел. Монда иң беренче чиратта Кеше булырга кирәк. Ягъни бу категориягә акчаң күп булганга түгел, ә вөҗдан кушуы буенча ярдәм итәсең. Мин эшкуар булмасам да бу учреждениеләрне урап үтмәс идем, дип уйлыйм.
– Әминә ханым, әле күптән түгел генә Курск шәһәренә, каза күргән Запорожье балаларына посылкалар озаттыгыз. Махсус хәрби операция зонасына һәрвакыт гуманитар ярдәм күрсәтеп торасыз...
– Болар барысы да илебез тынычлыгы хакына эшләнелә. Бүген ут эченә кергән егетләр каһарманлыгы белән баш очыбызда күкләр аяз. Фронтка ярдәм итү – һәркемнең гражданлык бурычы.
– Әминә ханым, алма агачыннан ерак төшми диләр, шәһәрдә һәм Краснокама районында үткән чараларның иганәчеләрен атаганда, яшь эшкуар Булат Гыйззәтовның да исеме еш яңгырый. Димәк, Сез улыгызны да игелекле итеп тәрбияли алгансыз?
– Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән сүзләрдә тирән хаклык ята. Булатка нотык укып утырырга вакыт та җитеп бетмәгәндер, әмма барлык эшебез, бизнес – аның күз алдында корылды, уңышларны да, “яну”ларны да ул күреп-белеп тора. Хәзер инде үз эшен уңышлы алып бара. Булатка, киленгә, оныкларыма карап бик сөенәм.
– Сез үз эшчәнлегегезне һәрвакыт социаль юнәлештә алып бардыгыз. Төрле акцияләр, пенсионерлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ташламалар, дисконт карталары... Болар бизнес таләбеме, күңел таләбеме?
– Икесе дә бергәдер. Кешеләргә аз булса да ярдәм итү – анысы канга сеңгән гадәт, ә бизнеста шулай ук заман белән бергә атлау кирәк.
– Әминә ханым, чыршылар үсәме? Сезне туган авылыгызда ничәмә еллар буена балалар сабантуе оештыручы буларак белә, соклана идек. Бөек Җиңүнең 75 еллыгында авыл территориясендәге һәйкәл каршында зәңгәр чыршылар утыртып таң калдырдыгыз. Бу “Хәтер бакчасы” әтиегез истәлегенә утыртылдымы?
– Әйе, әткәй Закирҗан Локманов сугыш ветераны иде, инәкәй Әдия Исхак кызы – тыл хезмәтчәне. Авылда бик хөрмәтле кешеләр булдылар. Шулай ук әтиемнең бертуган энесе Заһирҗан Локманов та сугышта катнашкан. Никадәр авырлыкларны кичкән алар буыны! Безнең шушылай хөрмәтләп искә алуыбыз аларга дога булып барып ирешсен. “Хәтер бакчасы”н аларның һәм башка бик күп авылдашларымның якты истәлегенә багышладык. Бу эшне башкарып чыгуда ярдәм иткән абый-апаларыма да рәхмәтлемен, бүгенге көндә ун баланың җидесе исән-саубыз. Алар, әлеге тәкъдимне күптән көткәндәй, мине шунда ук хуплап алдылар, агач утыртырга кайттылар, стела тирәли 45 зәңгәр чыршы утыртып килдек. Бик матур булып үсеп киләләр.
– Әминә ханым, Сез – бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау гармоталары иясе. Күптән түгел бик зур бүләккә ирештегез: “Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән югары исемгә лаек булдыгыз. Бу шатлыкны, кызганыч, әти-әниегез күрә алмады, алар бик куанырлар иде...
– Әйе, бик шатмын, зурладылар, рәхмәт! Мондый зур бүләкләр тагы да зуррак җаваплылык өсти. Ә инде әти-әнигә килгәндә, алар югарыдан карап сөенә торгандыр. Халык телендә без барыбер “Закирҗан балалары”, “Локмановлар нәселе” булып йөрибез. Үз нәселебезгә, исемебезгә беркайчан да тап төшермәскә тырыштым. Әти-әни рухы шат булсын!
– Әминә апа, хатын-кыз буларак, сорауны бирми кала алмыйм. Сез һәрвакыт зәвыклы, килешле итеп киенеп йөрисез, кыяфәтегез һәрвакыт әле генә матурлык салоныннан чыккан кебек. Ничек вакыт җиткерәсез? Бу зәвыклылык каян килә?
– Матурлыкка һәрчак омтылдым, эш урынын да, өй эчен дә матур тотасы килә. Матурлыкны күрсәң, кәефләр күтәрелә бит, шуңадыр да киемдә ачык төсләрне яратам.
– Әминә ханым, заман белән бергә эшкуарлык та үзгәрә. Бүгенге малтабарны ничек тасвирлап булыр иде?
– Җәмгыятебезнең аерым бер катламы булып торган малтабарлар – ифрат актив, тынгысыз, хезмәт һәм хәрәкәт сөючән кешеләр. Шуны да билгеләп үтәсе килә, эшкуар-лык – ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел, малтабарлар тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белергә, кырыс холыклы булырга, кешеләр белән эшләү, шулай ук, көчле сиземләү сәләтенә ия булырга тиеш.
– Районнарда, шәһәрдә, гомумән, республикада кече һәм урта бизнес үсеш ала. Кече бизнес районның социаль-икътисади үсешенә елдан-ел саллырак өлеш кертә. Бу нәрсә турында сөйли: эшләве җиңелләштеме?
– Хөкүмәтнең кече һәм урта эшкуарлыкка игътибары чыннан да зур. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки эшкуарлык халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле товарлар белән баетуны да тәэмин итә.
– Шулай да статистика буенча илдә үз эшемне булдырам, дип, эшкуарлыкка алынган кешеләрнең 70 проценты бер ел эчендә башлаган эшен ташлый. Бу күренешне өйрәнгән белгечләр моның төп сәбәбе – эшкуарлык сәләте җитешмәүдә, ди. Ә бит кешеләрдәге шушы сәләт икътисадның төп ресурсы булып тора. Сез нинди сыйфатларны иң кирәклесе дип атар идегез?
– Минемчә, эшкуарга төп өч сыйфат хас булырга тиеш: уңышка ирешүгә ихтыяҗ булу, инициатива-тәвәккәллек, үз-үзеңә ышану. Моңа өстәп, малтабар ял көннәрсез эшләргә әзер булырга тиеш. Һәрхәлдә, беренче елларда. Һәрвакыт телефонда, бик еш юлда, теләсә кайсы вакытта тиз арада килеп чыккан төрле мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булырга кирәк. Максатчан, сабыр, салым законнарын, бухгалтерлык исәп-хисабын аңларга һәм коллектив белән бербөтен булып эшли белергә кирәк.
– Әминә ханым, тормыш девизыгыз нинди?
– Кешене чын-чынлап бәхетле иткән нәрсә акча түгел, тирәнрәк хисләр, югарырак кыйммәтләр. Шуны онытмасак иде. Без Җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез. Һәр туган көнгә шатланып, булганына шөкер итеп, кулыңнан килгәнчә башкаларга ярдәм итеп, дөньяда матур яшәргә кирәк.
– Әминә Закирҗановна, зур рәхмәт Сезгә! “Кызыл таң” гәзите үткәргән һәр проектка, һәр чарага ярдәм итеп килүегез өчен дә чиксез рәхмәтлебез! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, көч-тирегезне түгеп булдырган эшегез чәчәк атсын!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Нефтекама шәһәре.