+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2025, 08:50

Чыршыларны кая куярга?

Башкортстан парламенты Яңа ел чыршыларын һәм башка үсемлек калдыкларын утильләштерү проблемасын хәл итү буенча закон башлангычы белән чыкты.

Чыршыларны кая куярга?
Чыршыларны кая куярга?
Русия Закон чыгаручылар советы Башкортстан парламенты тарафыннан эшләнгән “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Федераль законның 1 мәддәсенә үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын карауга кабул итте.
 
– Закон проекты төбәкләрдәге күптәнге проблеманы хәл итәргә тиеш, ─– дип шәрехләде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. –─ Сүз үсемлек калдыклары белән эш итү турында бара. Проблема сезонлы характерга ия. Гыйнварда контейнер мәйданчыклары янына Яңа ел чыршыларын алып киләләр. Яз көне үсемлек калдыклары зур күләмдә йорт яны участокларында һәм өмәләрдә хасил була. Көз көне вәзгыять, кечерәк күләмдә булса да, кабатлана. Бу бөтен җирдә шулай, ә үсемлек калдыкларын чыгаруның аңлаешлы механизмы юк. Алар төбәк операторлары җаваплылыгы зонасыннан читтә кала, чөнки формаль яктан каты коммуналь калдыклар булып саналмый һәм аларны туплау нормативларында исәпкә алынмый. Монда хокукый ачыклык кертү кирәк. Шуңа күрә без әлеге федераль законга үзгәрешләр кертергә һәм үсемлек калдыкларын каты коммуналь калдыклар исәбенә кертергә кирәк, дип саныйбыз.
 
“Күпфатирлы йортлар яны территорияләрендә һәм шәхси йорт биләмәләрендә яшел үсентеләрне карап тоту процессында барлыкка килә торган калдыклар” закон проекты тексты нигезендә каты коммуналь калдыклар исәбенә керә.
 
Парламент спикеры хәбәр итүенчә, үсемлек калдыкларын чыгару “Территорияләрне карап тоту һәм төзекләндерү” мәддәсе буенча урындагы бюджетларның чикләнгән акчалары исәбенә башкарыла. Бу максатларга республика бюджетыннан финанслау каралмаган. Үсемлек калдыкларын туплау һәм аларны контрольдә тотып яндыру өчен торак пунктлардан читтә махсуслаштырылган мәйданчыклар төзелә. Республикада 2022 елдан бирле барлыгы 567 шундый мәйданчык булдырылган. Ләкин бу чара үзен акламады: мәйданчыклар калдыклар барлыкка килү урыннарыннан ерак урнашкан һәм тиешенчә бик аз файдаланыла, шул ук вакытта, анда башка калдыклар түгелү сәбәпле, кайчак санкцияләнмәгән чүплекләргә әверелә.
 
Закон проектын эшләгәндә Русия Федерациясенең 52 субъекты тәҗрибәсе өйрәнелгән. Төбәкләр проблеманы төрлечә хәл итә. Парламент спикеры закон кабул итү хокукый нигез булдырачак, бердәм һәм аңлаешлы механизмны җайга салырга ярдәм итәчәк, дип саный.
 
Русия Закон чыгаручылар советы бәяләмәсен алганнан соң закон проектын Дәүләт думасына кертү планлаштырыла.

Фото: мк.ру
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас