+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 гыйнвар 2025, 04:15

Балконнан 100 мең доллар акчасын ыргыткан

Мошенниклар кешеләрнең акчасын алу өчен әллә нинди ысуллар уйлап таба.

Балконнан 100 мең доллар акчасын ыргытканБалконнан 100 мең доллар акчасын ыргыткан
Балконнан 100 мең доллар акчасын ыргыткан
Мәскәүдә бер пенсионер балконнан 100 мең доллар ыргыткан. Ул мошенниклар кушуы буенча эш иткән.

Алар 92 яшьлек пенсионер белән видеоэлемтә аша сурәт алмаштыру технологияләре ярдәмендә элемтәгә кергән. Аферистлар үзләрен дәүләт органы җитәкчесе һәм аның ярдәмчесе итеп таныткан. Мәскәүленең 100 мең долларлык суммасы турында алар аңа тентүләр белән янаганда белә алган.

Шулай ук мошенниклар пенсионерны, янәсе җинаятьчеләрне тоту буенча операциядә катнашырга күндергән.

- Аферист пенсионерны криминаль курьер биргән шартлы сигналдан соң акчаларны балконнан ыргытырга күндергән. Янәсе, конспирация өчен фатирдагы утны сүндерергә, ә шикле кешеләрне һәм машиналарны эзләү өчен фонарь белән урамга яктыртырга кирәк булган. Пенсионер шушыларны үтәгән, — дип сөйлиләр башкала прокуратурасында.

Тиздән пенсионер үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
 
Сак булыгыз! Алдану җиңел, соңыннан югалткан акчаларны кайтару бөтенләй мөмкин түгел.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас