Казанның шәхси клиникасында остеопат кабул иткәндә бер яшьлек малай үлгән. “Росздравнадзор” баланы үлемгә китергән шартларны ачыклый. Бу хакта ведомствоның Telegram-каналында хәбәр ителә.
Татарстан прокуратурасы Казандагы шәхси клиникада кечкенә бала үлгәннән соң тикшерү башлануы турында хәбәр иткән иде.
"Татарстан Республикасы буенча “Росздравнадзор”ның территориаль органы Казанның шәхси клиникаларының берсендә остеопат кабул иткәндә бер яшьлек баланың үлү сәбәпләрен ачыклый", — диелә хәбәрдә.
Элегрәк социаль челтәрләрдә һәм урындагы киңкүләм мәгълүмат чараларында бер яшьлек баланың шәхси медицина учреждениеләренең берсендә остеопат кабул итү вакытында үлүе турында мәгълүмат бастырылган иде. Баланың хәле кабул итү вакытында начарлана, клиника хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм чакырта, ләкин малайны коткарып кала алмыйлар.
Бу очрак буенча җинаять эше кузгатканнар.
Фото социаль челтәрләрдән.