Краснокама районының Иске Каенлык авылыннан 22 яшьлек Карина Фарвазова (Дрыманова) хәбәрсез югалган. Бу хакта “БаРС” ДПСО хәбәр итә.
Кызның кайда булуы турында узган елның 4 ноябреннән бирле берни дә билгеле түгел.
Кызның билгеләре: буе - 168 сантиметр, кара-коңгырт чәчле, күзләре дә коңгырт төстә.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да 8-937-3-102-112, яки 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: kugvesti.ru