+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 гыйнвар 2025, 15:00

Активлык һәм көйле эш нәтиҗәле булды

Быел коммерциягә карамаган оешмалар өчен төбәк конкурсларын финанслауга Башкортстан 107 млн сум алды.

Активлык һәм көйле эш нәтиҗәле булдыАктивлык һәм көйле эш нәтиҗәле булды
Активлык һәм көйле эш нәтиҗәле булды
Өченче ел рәттән Президент грантлары фондыннан республика төбәк конкурсларын финанслауга иң күп акча ала. 2025 елда бу сумма 107,4 млн.сум тәшкил итә. Мондый карар 21 гыйнварда Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Русия Президенты грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча координация комитеты утырышында кабул ителде.

2021 елдан Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды Президент грантларын бирү конкурсында катнаша. Җиңү критерийларының берсе - НКОның Фондның грант конкурсларында актив катнашуы.

Шушы вакыт эчендә республикага рекордлы 472,2 млн сум җәлеп ителгән. Мондый югары күрсәткечләргә ирешү һәм федераль дәрәҗәдә алдынгы урыннарны саклап калу республиканың коммерциягә карамаган секторының активлыгы һәм төбәк грантооператоры - Башкортстан Башлыгы грантлары фондының көйле эше нәтиҗәсендә мөмкин булды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас