- Башкортстан умартачыларның масштаблы форумын уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмаган. Күп еллар без - товар балы җитештерү буенча илдә лидер. Ә "Башкорт балы" бренды күптән инде республиканың визит карточкасы булып танылган, - диде Радий Хәбиров. - Хәзер төбәктә 12 меңгә якын умартачы эшли, 275 мең умарта оясы исәпләнә. Узган ел без 5 мең тоннадан артык товар балы җитештердек. Бу бөтен Русия күләменең унынчы өлеше һәм Идел буе федераль округы буенча өчтән бере диярлек.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстанда 2030 елга кадәр умартачылыкны үстерү буенча комплекслы программа гамәлдә.
Башкортстан Башлыгы республика умартачыларына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Гуманитар ярдәм кысаларында сугышчылар биш тоннадан артык бал алдылар. Ә күп кенә умартачылар һәм аларның уллары кулларына корал тотып алгы сызыкта Ватанны саклыйлар.
– Без алга таба нинди юнәлештә барачагыбызны аңлыйбыз – эре сәнәгать умарталыкларын үстерергә, умартачылык продукциясен эшкәртүне киңәйтергә, экспортны арттырырга, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Башкортстан илебезнең умартачылык тармагында лидер булды һәм шулай булып кала. Без зур рәхәтлек белән тәҗрибә уртаклашырга, партнерларыбызның иң яхшы тәҗрибәләрен үзләштерергә әзер.
Пленар утырышта Русия Дәүләт думасы депутаты Олег Лебедев умартачылык һәм илнең азык-төлек иминлеген арттыру өлкәсендәге яңа закон башлангычлары турында сөйләде.
- Якынча исәпләүләргә караганда, 2024 елда Русиядә 60 мең тоннадан артык товар балы җитештерелде, шуның уннан бер өлеше – Башкортстанда. Нәселле умартачылыкны да билгеләп үтәсем килә, анда республиканың хезмәте зур – 12 нәселле хуҗалыкның дүртесе сездә, - диде Сергей Воскресенский. – Узган ел безнең бал кортлары 1 млн гектардан артык җирне серкәләндергән. Бу - уңышны, шул исәптән мал азыгы культураларын арттыруда гаять зур казаныш, бу киләчәктә авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгына йогынты ясый.
Фото: glavarb.ru