+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2025, 21:26

Яныбай Хамматов сурәте төшерелгән конвертлар чыгару планлаштырыла

Бүген Башкортстан Хөкүмәте йортында башкорт язучысы Яныбай Хамматовның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Утырышны төбәк Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев алып барды.

Яныбай Хамматов сурәте төшерелгән конвертлар чыгару планлаштырыла
Яныбай Хамматов сурәте төшерелгән конвертлар чыгару планлаштырыла

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова билгеләп үткәнчә, юбилей елы язучының тормышына һәм иҗатына багышланган уникаль күргәзмәләрдән башлана. Яныбай Хамматовның туган көне алдыннан Милли китапханәдә «Башкорт тарихы җырчысы» дип аталган китап һәм виртуаль күргәзмә әзерләгән иде. Аларда әдипнең башкорт һәм урыс телләрендәге әсәрләре, аның турында басмалар тәкъдим ителгән.

Төбәкнең милли әдәби музее бүгенге көндә «Башкорт әдәбиятының алтын кисәге» күргәзмәсен булдыру өстендә эшли. Экспозициягә язучының танылган әсәрләре, китапларының тәрҗемәләре, шулай ук «Төньяк амурлары», «Сырдәрья» романнарының кулъязмалары, аның шәхси әйберләре кертеләчәк. Күргәзмә 6 февральдә 15.00 сәгатьтә Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музеенда ачылачак, мартка кадәр эшләячәк, аннары Белорет районында күрсәтелүен дәвам итәчәк. Моннан тыш, Милли әдәби музей хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен музей дәресе эшли.

14 февраль көнне 15.00 сәгатьтә Ә.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә «Халык тормышы елъязмачысы» "түгәрәк өстәл"е узачак. Ул Милли әдәби музей һәм Башкортстан Язучылар берлеге белән берлектә әзерләнә. Йомгаклар буенча чыгышлар җыентыгы әзерләнәчәк. Шулай ук китапханә хезмәткәрләре февральдән мәгариф учреждениеләре укучылары өчен язучының тормышы һәм иҗаты турында лекцияләр укый башлаячаклар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас