+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 гыйнвар 2025, 01:58

Өч “җиде”дә бәхет китермәгән...

Ялган дәүләт номеры белән йөргән автомобиль хуҗасы җаваплылыкка тарттырылды

Туймазы районында М-5 “Урал” трассасының 1291нче километрында “Неоплан” автобусы янган. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр Махачкала – Уфа маршруты буенча хәрәкәт иткән автобуска капкан утны сүндергән.

Ялкынны 18 минутта сүндер­гәннәр. Каза күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Автобус салонында 12 кеше барган, алар арасында 3 водитель һәм 9 пассажир булган. Ашыгыч хезмәтләр барлык пассажирларны хезмәт машиналарына күчергән, соңрак аларны якындагы кунакханәгә урнаштырганнар.
 
Башкортстаннан гаилә пары күрше Татарстанның Урыссу белән Ютазы станцияләре арасындагы тимер юл кичүендә авариягә эләккән. Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүмат­лары буенча, хәрәкәт светофор белән көйләнгән тимер юл кичүендә “Опель” иномаркасы маневрлы локомотив белән бәрелешкән.
 
Билгеле булуынча, машинада 54 һәм 56 яшьлек ир белән хатын булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә руль артындагы ирнең йөзе киселеп, җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән. Җәрәхәтләнүенә карамастан, ул дәваханәгә барудан баш тарткан. Аның хатыны ныграк имгәнгән: авария урыныннан аны ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып киткән.
Башкортстанның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Уфа – Ырынбур трассасында ялган дәүләт номерлы машинаны тоткарлаган.
 
Полициянең өлкән лейтенантлары Денис Хатмуллин һәм Динар Мөхәм­мәтовның игътибарын “Peugeot” автомобиле җәлеп итә. Аңа төбәк коды “666” санлы номер беркетелгән була.
ЮХХДИ хезмәткәрләре водительгә туктарга боера, ләкин ул, киресенчә, газга ныграк баса. Республика юл-патруль хезмәтенең махсус батальоны экипажы хокук бозучыны куа төшә. “Peugeot” автомобиле водителе, качарга тырышып, идарәне югалта һәм кюветка төшеп китә. Дәүләт автоинспекторлары шунда аны тоткарлый.
Ачыклануынча, 24 яшьлек уфа­лының машина йөртү таныклыгы булмаган, өстәвенә, ялган дәүләт номеры белән йөргән. Аңа карата 8 административ материал төзиләр. Автомобиль штрафстоянкага урнаштырылган, ә ялган номер тартып алынган.
Баксаң, “В777ОР666” номерын аңа дуслары сувенир итеп бүләк иткән бул­ган...
 
Республиканың Салават районында зур йөк машинасы кабинасында водитель-дальнобойщик мәетен тапканнар. Ир-ат кабинада төн кунар өчен туктаган, әмма кайсыдыр мизгелдә хәле кискен начарайган. Иртән аны үлгән килеш тапканнар.
 
“Машиналар стоянкасында зур йөк машинасы кабинасында 53 яшьлек водитель гәүдәсе табылган. Аның үлеменең сәбәпләре табигыйга охшаган. Әлеге вакытта машина йөртү­ченең гәүдәсе суд-медицина экспертизасына озатылган”, – диделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
 
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясе хезмәткәрләре ерак юлга йокыны туйдырып чыгарга, машиналар арасында дистанцияне сакларга, арыганлык тойганда, туктап ял итәргә киңәш итә.

Резида ВӘЛИТОВА.


Өч “җиде”дә бәхет китермәгән...
Өч “җиде”дә бәхет китермәгән...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас