+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 гыйнвар 2025, 12:50

“Үзебезне түгел, дәүләтне хәстәрләдек!”

Бөек Ватан сугышында башын салган яугир улы Әнис Хәмитов илне күтәрү өчен кече яшьтән әнисе белән авыр хезмәткә җигелә

“Үзебезне түгел, дәүләтне хәстәрләдек!”“Үзебезне түгел, дәүләтне хәстәрләдек!”
“Үзебезне түгел, дәүләтне хәстәрләдек!”

Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл хезмәт­чәннәренең зур өлеш кертүе бәхәссез. Җиңүне якынайту өчен тылдагыларның фидакарь хезмәте Благовар районы мисалында да ачык күренә. Әмма беренче урында халыкны дошманга каршы күтәрү тора. Гитлер Германиясенең СССРга басып керүенең беренче көннәрендә үк район үзәге Языково авылында күпсанлы халык катнашлыгында митинглар оештырыла, шунда ук Кызыл Армиягә язылучылар туплана. 1941 елның 7 июлендә хәрби хезмәткә яраклы 98 кешедән торган төркем Языково авылыннан Иске Чишмә юлы буенча 22 атлы олауда Уфага озатыла. Ил азатлыгы өчен көрәшләрдә 10 меңнән артыграк благоварлы катнаша, шулардан 4940 яугир сугыш кырларында башын сала.

Сугыш башлану белән фронт өчен халыктан җылы кием-салым, күлмәк-чалбарлар җыю оештырыла. 1941 елның сентябрендә Кызыл Армиягә районнан, бүгенгечә әйткәндә, гуманитар ярдәмнең тәүге олавы озатыла. Район архивында элегрәк үзем тапкан бер чыганакта фронтка җибәрелгән әйберләр исемлегендә кышкы туннардан башлап киез итекләргә кадәр теркәлгән. Иске Күчәрбай авыл Советында җыелган әйберләр арасында җылы оекбашлар, бияләйләр күпчелекне алып тора. Оекбашлар җибәрүчеләр арасында Иске Күчәрбайдан солдат хатыны Мәфтуха Хәмитова да була. Бу хакта аның улы Әнис Хәмитов шулай искә алды:
– Мин 1941 елның 25 июлендә туганмын. Әтиемнең мулла кушкан исеме Шәфигулла, әмма минем туу турында таныклыкка ул Шәфыйк дип язылган. Шәфыйгулла Хәбибулла улы 1902 елда туган. 1941 елның башында Кызыл Армиягә чакырыла, ягъни, сугышны хәрби хезмәттә чагында каршы ала. Бу вакытта мин ана карынында булам әле. Әнием сөйләгәннәрдән янә шуны хәтерлим: фронтка җылы киемнәр җыю башлангач, игелекле гамәлгә ирләре сугышта булганнар беренчеләрдән кушыла. Әнием үзе бәйләгән йон оекбаш, бияләйләр биргән. Үлчәме буенча Шәфигуллама ярарлык булсын, дип тырышкан, әлбәттә, чөнки авыл хатыны, күчтәнәченең тәгаен иренә тапшырылачагына ихлас ышанган. Әтием авылга 1943 елда яраланып кайтып төшә – мина ярчыгы бер аягының бармакларын өзгән була. Менә шунда әни җибәргән оекбашның аңа барып ирешмәгәне ачыклана да инде. Әтием исә, кабаттан сугышка алмаслар инде, дип тынычланса да, аныңча килеп чыкмый, 1943 елда булса кирәк, аны янә сугышка алалар. Бу җәһәттән шунысы гына билгеле: әтиемне алгы сызыкка җибәрмиләр, фронт тирәсе биләмәләрендә сакчы булып хезмәт итә. 1945 елда хәбәрсез югалуы турында рәсми язу килә. Әнием аны бик зарыгып көтсә дә, көтеп алалмады, менә шунысы кызганыч...
Әнис Шәфыйк улы олы тормыш юлы үтә, хәзерге вакытта аңа 83 яшь. Үзен сугыш чоры балаларының соңгыларының берсе дип исәпли, чөнки яшьтәшләренең күпчелеге хәзер инде гүр иясе. Балачагы сугыш елларына туры килгәнгә, бу чорны әнисе истәлекләреннән генә хәтерли. Олыгайгач кына әнисе мисалында тылда хезмәт салган авыл халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен барлык тулылыгы белән аңлый башлый хезмәт ветераны.
– Әнием колхозда эшләгән – тәүге мәлләрдә Иске Күчәрбай сөтчелек фермасында сыер сауган. Аңа беркетелгән төркемдә 20 сыер була. Ул вакытта бөтен эш кул көче белән башкарыла, терлекчелек биналары иске, җил уйнап тора, язгы-көзге чорда – салкын, юллар пычрак. Әмма малчыларга таләпләр зур – сөт җитештерү планы берсүзсез үтәлергә тиеш. Савып алынган һәр литр сөт ныклы исәптә, югалтуларга юл куелмый. Әниемне соңрак сарык фермасына күчергәннәр, ул анда да сынатмаган. Ә бит иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләгәннәр. Аннары ачлык та хөкем сөргән, кием-салым да җиткелекле булмаган. Менә шундый шартларда да халык барыбер тырыша, чөнки максат итеп “Барысы да фронт өчен!” дигән чакыру куелган була. Сугыш чорында, тыл хезмәткәре буларак, әниемнең батырлыгын мин аның япа-ялгыз килеш гаиләбезне исән-имин саклап калу өчен салган тырышлыгында да күрәм. Балаларны кайгырту ана өчен табигый халәт. Ни генә әйтмә, балалар бит – илнең киләчәге. Бу җәһәттән гаиләбездә югалтулар да булды. Без әтисез дүрт бала үстек: иң өлкәне Мөфидә, әйткәндәй, ул әлеге вакытта Языковода яши, балалары һәм оныклары тәрбиясендә, шушы көннәрдә 99 яшен тутырды. Аннары яше буенча Рәйлә килә. Кызганычка каршы, аның язмышы аянычлы булды. Сугыш чорында аны “хезмәт армиясе”нә Кемеровага эшкә җибәргәннәр, шахтада күмер чыгара һәм фаҗигале вафат була. Рабига апам озак еллар туган төбәгебез Иске Күчәрбайда яшәде, “Октябрь” колхозында эшләде. Туганнарымның һәркайсы гаилә корып, балалар үстерде, нәселебезне дәвам итте. Сугыштан соңгы елларны исә мин яхшы хәтерлим, чөнки үсә төштем. Бу вакытта да җиңелдән булмады халыкка илне тергезү бурычы куелган иде. Тормыш көтү бик тә авыр, моны инде үземнең баштан кичкәннәрдән чыгып әйтәм. Безнең авыл тирәсендә урман-фәлән юк, ягар утынга кытлык. Хәлдән чыгу юлы табыла иде. Сөйләсәң кеше ышанмас – басуларга чыгарылган тиресне “җилдә тотып”, салам җыеп кайта идек. Шул салам калдыкларын мичкә ягып өйне җылыткан чаклар бүген дә хәтердә. Бермәлне әнием мине үзенә ярдәмгә эшкә алып китте. Арбага үгез җигеп, балчыкка бардык, ул колхозның сарык абзарын сылау өчен кулланыла. Балчыкның иң сыйфатлысын алу өчен тауны чокып кергәннәр. Кинәт кенә шул тау ишелеп китмәсенме! Әни балчык астында калды, мин, 8 яшьләрдәге малай, елый-елый кулларым белән аны чокып алырга азапланам. Әниемне менә шулай “коткардым”. Тормыш көтү шул рәвешле авыр булса да, халык бирешмәде, үзен түгел, дәүләтне хәстәрләде. Ул чакларда авыл кешесенең үзәгенә иң үткәне – акча заемнарына язылу һәм салым түләү иде. Акча керер урын да юк, чөнки хезмәт хакы әйберләтә бирелә. Мал тотабыз, бер елны күп итеп казлар үстергәнебез хәтердә. Ун казыбызны салым өчен алып киттеләр. Әйткәндәй, әнием моңа артык ризасызлык белдермәде, чөнки бурычлардан котылдык бит. Гомумән, безнең Хәмитовлар кавеме җиңүне якынайту өчен тылда барлык тырышлыгын салу белән бергә, фронтта да сынатмады, дип зур горурлык белән әйтә алам. Картәтием Хәбибулла Хәмитовның 4 улы Бөек Ватан сугышында катнаша, шулардан әтием Шәфигулла белән Лотфулла фронттан әйләнеп кайтмый, ә Мәхмүт белән Хөснулла, зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнә.
Каһарман яугирләр һәм тыл батырлары дәвамчысы Әнис Хәмитов исә тыныч тормышта фидакарь намуслы хезмәте белән Благовар тарафларында абруй яулаган, дан казанган шәхесләр кавеменнән. Илгә Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорда яшьләрне авылда калдыру максатында мәктәп тәмамлаучыларга читкә китмәсен өчен чикләүләр куела. Атап әйткәндә, аттестат алгач, алар ике ел дәвамында авылда эшләргә тиеш була. 1959 елда Иске Күчәрбай мәктәбен тәмамлаган Әнис Хәмитовка карата да кулланыла бу таләп. Аның каравы, һөнәр ала үсмер – радиотелеграфист булып китә. Бу авылларны радиолаштыру башланган чор. Әнисне колхоз исәбенә ике айлык радиотелеграфистлар курсларында укытып та кайтаралар. Әйтергә кирәк, бу һөнәр аңа махсус белем алуда максатына ирешүдә дә ярдәм итә әле. Әүвәл үсмер Куйбышев (хәзерге Самара) радиотехника техникумына укырга керергә хыяллана, әмма бер имтиханны бирә алмый. Башкортстанга кайтып, Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын сайлый. Әмма җитди тоткарлык килеп чыга: документларның төп нөсхәләре Самарада калган бит, ә укырга керү имтиханнары вакыты тәмамлану алдында. Абитуриент Хәмитов кыюлык күрсәтеп, уку йорты директоры янына керә.
– Мин ул кешене гомерлеккә хәтеремдә калдырдым – Ибәтулла Еникеев иде ул, – дип искә ала Әнис Шәфыйк улы. – Директор кулымда булган документларны карап чыкты да, җиткелекле дип санаптыр, имтиханнар тапшырырга рөхсәт итте. Уңышлы бирдем, ә Куйбышевтан документларны почта аша соратып алдылар. Бу игелекле җитәкче аркасында мин студент булып киттем. Моның серен Ибәтулла абый соңрак аңлатты: ул вакытта техникумга радиотапшырулар оештырырдай белгеч кирәк булган икән. Бу эшне миңа йөкләттеләр, укуым да уңышлы барды.
Дипломлы белгеч 1963 елның сентябрендә хезмәт юлын Благовар районының “Октябрь” колхозында икътисадчы-плановик вазыйфасында башлый. Әйткәндәй, ул чорда мондый дәрәҗәдәге белгеч районда Әнис Хәмитов кына була. Максатчанлыгы һәм һөнәри югары әзерлеге хезмәт баскычлары буенча үсүгә дә булышлык итә, моңа өстәп, ул читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше икътисадны планлаштыру һәм тармакны финанслар белән тәэмин итүгә бәйле. Благовар районының планлаштыру идарәсе начальнигы, район агросәнәгать комплексының финанслар бүлеге мөдире, дәүләт банкы идарәчесе вазыйфаларын башкарып, төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә Әнис Хәмитов. Шуңа да аңа 2001 елда “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исеме бирелүе табигый. Эшчәнлегенең соңгы чорында Әнис Шәфыйк улы районның халыкны социаль яклау бүлегенә җитәкчелек итте, җәмәгать эшендә актив катнашты – район Советының өч чакырылыш депутаты булып сайланды. Шәхси тормышы да көйле барды, җәмәгате, районның “Хезмәт байрагы” редакциясе хезмәткәре Лида Вәкил кызы белән 34 ел гомер кичереп, 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Ни аяныч, 20 ел элек Әнис Шәфыйк улы ялгыз калды. Әмма тормыш дәвам итә – шөкер, Әнис Шәфыйк улы язмышында таяныч булырдай юлдаш тапты. Әйткәндәй, Илеш районынынң Сәеткул авылында туып-үскән Вилә Хәбибулла кызы белән Йоматау техникумында бер чорда укый. Шулай ук язмыштыр – ул да бу вакытта ялгызлыкта гомер кичерә. Озак еллар Илеш районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитетында баш бухгалтер вазыйфасында эшләп лаеклы ялга чыккан Вилә ханымның әти-әнисенең язмышына да сугышның йогынтысы зур. Әтисе Хәбибулла Хәйруллин 1942 елда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала, әнисе Асия Нурислам кызы өч баланы ялгызы тәрбияләп үстерә. Колхоз эшендә дә кайнап яши, җиңүне якынайтуга шулай ук лаеклы өлеш кертә.
– Әниебез бер эштән дә читләшмәде, тырышты, – дип искә ала Вилә Хәбибулла кызы. – Шәхси хуҗалык та алып барды, иң мөһиме сыерны бетермәде. Башкалар ачлыктан үлгәндә, без өч бала исән калдык. Нәкъ шул сыер асрау аркасында, сөт сатып, салымнарны да түләп барды. Җиңүне якынайтуда аның да хезмәт өлеше бар!

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас