– Терлекләр белән җаваплы мөгамәлә итү ─– зур һәм җитди мәсьәлә, аны системалы рәвештә хәл итәргә кирәк, –─ дип шәрехләде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Бүген республикада йорт хайваннарын тотуга карата кабул ителүче карарлар сукбай этләр белән бәйле хәлгә турыдан-туры йогынты ясый. Алар, беренче чиратта, кешеләрнең, бигрәк тә балаларның хәвефсезлеген тәэмин итүне күздә тота. Парламентка бу юнәлештә күп эшләр башкарасы бар. Хәзер без селекция кыйммәте булмаган йорт этләрен һәм мәчеләрен стерильләштерү турындагы закон проекты өстендә эшли башлыйбыз. Моннан тыш, этләрне мәҗбүри идентификацияләү һәм теркәү турындагы закон проекты өстендә эш алып барыла. Хайванны идентификацияләү хуҗасының җаваплылыгын аңлата. Чипланган этне инде болай гына урамга чыгарып ташлап булмый, ә әгәр хайван югалган икән, аны эзләп табу күпкә җиңелрәк.
Парламент спикеры белдерүенчә, әгәр хайваннарны стерильләштерү турындагы закон проектын эшләү әле башланса гына, идентификацияләү турындагы закон проекты инде әзер диярлек.
– Этләрне чиплау мәҗбүри булырга тиеш, – диде Константин Толкачев. ─– Беренче вакытта, система гамәлгә кертелә генә башлаганда, аны хайваннар хуҗалары өчен бушлай итәргә ниятлибез. Беренче ике елда эт хуҗаларының чиплауга чыгымнарын республика бюджеты үз өстенә алыр, дип көтелә. Финанс министрлыгы белән консультацияләр үткәрелде, үзара аңлашуга ирешелде. Алай гына да түгел, бу максатларга чыгымнар республика бюджетына салынган.