"Мин ышанам, сезнең һәрберегез теге яки бу дәрәҗәдә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче егетләребезгә ярдәм итә һәм безнең сугышчылар сезгә бу ярдәм өчен рәхмәт белдерә", - диде Радий Хәбиров очрашуны ачып.
Республика Башлыгы федераль дәрәҗәдә студентлар эшкуарлыгын үстерү программалары гамәлдә булуы турында сөйләде. Ел саен безнең югары уку йортларының дистәләгән студентлары үзләренең стартап-проектларын гамәлгә ашыру өчен миллион сум акча ала. Гаризалар һәм откан грантлар саны буенча Башкортстан гадәттәгечә иң яхшы биш төбәк арасына керә. Узган ел студентларыбызның 120 стартапы ярдәм алды, республика илебез төбәкләре арасында ярдәм күләме буенча дүртенче урынга чыкты.
"Мин сөйләшү вакытында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының сезгә никадәр нәтиҗәле ярдәм итүен аңлыйсым килә. Социаль өлкәгә дәүләт инвестицияләре арта. Республикада, федераль хөкүмәт ярдәме белән, без медицинаның беренчел звеносын тәртипкә китерә башладык. Әле 12 спорт корылмасы төзибез", - диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы фикеренчә, бизнес-шерифлар институты нәтиҗәле инструмент булды. Очрашу барышында Радий Хәбиров шулай ук яшь эшкуарларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Фото: башинформ