+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 гыйнвар 2025, 11:30

Хуш, бәхил бул, Мәхмүт абый!

Бүген Башкортстанда мәдәният эшлеклесе, музыкант һәм җырчы Мәхмүт Ибраһимов вафат булды.

Хуш, бәхил бул, Мәхмүт абый!Хуш, бәхил бул, Мәхмүт абый!
Хуш, бәхил бул, Мәхмүт абый!



Мәхмүт Хәлил улы Ибраһимов 1958 елның 6 августында туган. 40 елга якын Благовар район Мәдәният сараеның Яныш авылы мәдәният йорты филиалында мөдир булып эшли, җырлый һәм тальянда уйный. Мәрхүмнең хезмәттәшләре хәбәр иткәнчә, ул «Безнең заман легендасы, халыктан чыккан артист, хөрмәтле һәм кадерле коллега һәм дус» булган.

Мәхмүт Халит улы Башкортстан Мәдәният министрлыгы, «Ак калфак" Башкортстан хатын-кызлар берлеге төбәк иҗтимагый оешмасы бүләкләре, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән, «Уйна һәм җырла, яраткан гармун» II ачык конкурсының дипломы, «Алтын Урал» халык иҗат премиясе иясе, «Сәләт» Бөтенрусия халык иҗаты фестивале дипломанты.

"Кызыл таң"чылар мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: Башинформ.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас