Шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төяккә игътибар итегез, барлык шикле нәрсәләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
Чит кешеләрдән беркайчан да пакетлар һәм сумкалар алмагыз, багажыгызны караучысыз калдырмагыз. Гаиләнең гадәттән тыш хәлләрдә эш итү планы, барлык гаилә әгъзаларының телефон номерлары, электрон почта адреслары булырга тиеш.
Ашыгыч хәлдә гаиләгез әгъзалары белән очраша алырлык урын билгеләргә кирәк. Эвакуация очрагында үзегез белән беренче кирәк-ярак әйберләр җыелмасын һәм документларны алыгыз.
Бинадан чыгу өчен резерв юлларның кайда урнашканын һәрвакыт белеп торыгыз. Өйдә подвалларга һәм чормаларга керү юлларын ныгытырга, домофон урнаштырырга, баскычны һәм коридорларны артык предметлардан азат итәргә кирәк.
Әгәр шартлау, янгын, җир тетрәү булган икән, беркайчан да лифттан файдаланмагыз. Ни генә булмасын, паникага бирелмәскә тырышыгыз.
Тулырак: https://srgazeta.ru/articles/novosti-sterlitamaka/2024-07-24/rekomendatsii-grazhdanam-rossii-po-deystviyam-pri-ugroze-soversheniya-terroristicheskogo-akta-3860292
Автор фотосы.