0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар , 21:10

Яңа кагыйдәләр кертелә

Яңа елдан сим-карталар әйләнешен җайга салуның яңа тәртибе үз көченә керде.

Яңа кагыйдәләр кертелә
Яңа кагыйдәләр кертелә
Сүз чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә сим-карталар сату үзенчәлекләре турында бара.

Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр ел башыннан үз көченә керде. 2025 елның 1 гыйнварыннан чит ил гражданнарына яисә гражданлыгы булмаган кешеләргә мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтү турында килешү төзү өчен "Дәүләт хезмәтләре" порталында һәм бердәм биометрик системада үз шәхесләрен расларга кирәк булачак. 1 гыйнварга кадәр рәсмиләштерелгән барлык сим-карталар буенча 1 июльгә кадәр элемтә операторы белән килешүне яңадан рәсмиләштерергә кирәк. Югыйсә, сим-карталар гамәлдә булмаячак.

Закон буенча, сим-карталар саны ун симкадан да артмаска тиеш. Чит ил гражданына яисә гражданлыгы булмаган кешегә ун симка рәсмиләштерергә мөмкин. Күбрәк санда рәсмиләштерелгән очракта, элемтә операторы белән килешүләр төзергә һәм ун номер сайларга кирәк. Килешүләр яңадан төзелмәгән барлык номерларны 2025 елның 1 июленнән соң өзәчәкләр. Чикләүләр дипломатик хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, халыкара оешмаларның вазыйфалы затларына кагылмый.

Сим-карта сатып алу һәм элемтә хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзү өчен шартнамә рәсмиләштерү һәм сим-карта сатып алу чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган кешеләр дүрт адым үтәргә тиеш:

1нче адым. Шәхесне ачыклаучы документның нотариаль расланган күчермәсен ясарга һәм СНИЛС алырга.

2нче адым. Расланган исәп язмасын "Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәргә.

3нче адым. Расланган биометрияне банкта теркәргә.

4нче адым. Килешү төзергә һәм элемтә салонында сим-карта алырга.

Бу мөһим! 2025 елның 1 гыйнварыннан телефон номеры өчен аноним рәвештә акчалата түләү тыела. Телефон номеры өчен түләү бары тик паспорт бирелгәндә яисә ЕИА (Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы) ярдәмендә банкларда, Русия почтасы бүлекчәләрендә, элемтә операторлары салоннарында һәм закон нигезендә акчалата түләүләрне кабул итүче башка оешмаларда гына башкарылырга тиеш.

Фото: мк.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: