Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урыс география җәмгыятенең 180 еллыгы елында Уфага география укытучыларын җыярга тәкъдим итте. Бу хакта ул кичә республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә белдерде. География укытучыларын башкаланың туристлык объектлары белән таныштыру һәм аларга гомум бурычлар турында сөйләү планлаштырыла.
Радий Хәбиров шәһәр һәм район хакимиятләре җитәкчеләренә яшь эшкуарларның мөрәҗәгатьләрен өйрәнергә кушты. Малтабарлар белән очрашу 25 гыйнварда “Патриот” паркында узды. “Миңа 15ләп кеше ни сәбәпле туризм өлкәсендә инвестпроектлар өчен җир ала алмаулары һәм башкалар турында сораулар белән мөрәҗәгать итте. Муниципалитетларга ике атна вакыт бирәбез, мөрәҗәгатьләрне өйрәнегез, мәсьәләнең сәбәпләрен һәм ни өчен шундый өзеклек булуын ачыклагыз. Мин безнең ресурс бер генә – җир булуын, һәм аның эшләргә тиешлеген берничә тапкыр кабатладым”, – диде төбәк Башлыгы.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Стратегик башлангычлар агентлыгының тормыш сыйфаты буенча рейтингының беренче унлыгына керде. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча республика әлеге рейтингта – 40нчы, 2022 елда 25нче урынны биләгән, ә 2023 елда беренче тапкыр иң яхшы егерме төбәк санына кергән. Әлеге күрсәткечләр объектив, чөнки рейтинг төбәк халкының аноним җаваплары нигезендә төзелгән һәм социумның чын хәлен чагылдыра. “Бик яхшы казаныш, моның өчен барыгызга да рәхмәт”, – диде Башкортстан Башлыгы.
Республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту эше дәвам итәчәк, ─– дип ассызыклады ул.
Умартачыларның Халыкара “Apiglobal” конгрессы Башкортстанда ике елга бер тапкыр уздырылачак, дип хәбәр итте вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Беренче форумда 15 илдән һәм Русиянең 80 төбәгеннән 3 меңгә якын умартачы һәм кунаклар катнашты, дип билгеләде ул.
– “ApiGlobal”ның төп вакыйгасы “Умартачылыкның глобаль проблемалары” дип аталган пленар утырыш булды, анда Кытай, Сербия, Кипр, Грузия, Казахстан һәм башка илләрнең умартачылары үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашты. Халыкара конгресста өч көн дәвамында 11 “түгәрәк өстәл” һәм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Фикер алышуларда 70 спикер – практик умартачылар һәм бөтен Русиядән һәм чит илләрдән әйдәп баручы галимнәр катнашты, – диде Илшат Фазрахманов. – Алар тармакның төп проблемалары һәм аларны бергәләп хәл итү юллары, эре сәнәгать умарталыклары булдыру, корт аналарын үрчетү, кортларны ясалма орлыкландыру һәм башка бик күп мәсьәләләр турында фикер алышты.
“2020-24 елларга юл буе сервисын үстерү концепциясе” кысаларында, 2020 елдан Башкортстанда аның сыйфатын яхшырту буенча системалы эш алып барыла. Бу өлкәдә инвесторларга дәүләт ярдәме системасы булдырылды. Компанияләр махсус шартларда җир участогын арендага сатулар уздырмыйча гына алачак, шулай ук алар салым ташламалары алырга мөмкин. Моннан тыш, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен Концепция кысаларында потенциаль мәйданчыклар исемлеге – “җир банкы” төзелгән (әле анда 367 участок бар), юл буе сервисы объектлары өчен бердәм төзекләндерү нормалары һәм стилистик чишелешләр эшләнгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев хәбәр итте.
Ул билгеләп үтүенчә, башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Башкортстанда юл буе сервисы өлкәсендә инвестицион активлык сизелерлек арткан. Хәзерге вакытта бу өлкәдә инвестицияләрнең гомум күләме 12 миллиард сум тирәсе булган 200дән артык инвестпроект гамәлгә ашырыла.