+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 гыйнвар 2025, 13:25

Төп башына утыртканнар

Ял көннәрендә Башкортстанда яшәүчеләр мошенникларга 8 млн сумнан артык акча биргән.

Төп башына утыртканнарТөп башына утыртканнар
Төп башына утыртканнар
Бер очрак Салават шәһәрендә булган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полициягә 60 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ир сөйләгәнчә, мессенджерларның берсендә аңа янәсе Пенсия фонды хезмәткәрләре  шалтыраткан

Трубкадагы тавыш аңа исәпкә алынмаган эш еллары аркасында пенсиясен яңадан исәпләргә кирәк, дип белдерә һәм смс-кодны хәбәр итүне сорый. «Белгечкә» ышанып, гариза бирүче күрсәтмәләрне үти. Соңрак ир-ат белән банк вәкилләре элемтәгә керә, алар билгесез кешеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышулары турында хәбәр итә. Шикле операцияләрне булдырмау өчен җинаятьчеләр зыян күрүчене барлык булган акчаларны «хәвефсез счетка» күчерергә күндергән.

Алдау корбаны аларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән, шуларның 2,5 миллион сумга якыны шәхси тупланмалар, тагын 450 мең сумнан артыгы кредит акчалары булган.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас