+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 гыйнвар 2025, 06:30

Бала мошенникларга 400 мең сум күчергән

Уфада укучы кыз мошенниклар хәйләсенә капкан һәм әнисенең картасындагы акчаны билгесез кешеләргә күчергән.

Бала мошенникларга 400 мең сум күчергәнБала мошенникларга 400 мең сум күчергән
Бала мошенникларга 400 мең сум күчергән
Балалар поликлиникасының регистратура хезмәткәре ялгызы гына 12 яшьлек кызын үстерә.

Бервакыт, ул кичке аш әзерләгәндә, кызы "Roblox" уен платформасына кергән. Ниндидер уенчы аңа, әгәр ул гади биремнәрне үтәсә, бушлай агробакслар (уен валютасы) бирәчәген әйткән. Моның өчен әнисеннән кесә телефонын алырга, банк кушымтасына керергә һәм шәхси кодларны хәбәр итеп, билгеле бер вкладкаларга басарга кирәк була.

Бала шулай иткән дә. Һәм гаилә 394 мең сум акчасын югалткан.

Балаларыгыз белән сөйләшегез. Аларга мошенникларның ничек эш итүе турында аңлатыгыз. Уяу булыгыз: телефоныгызны даими тикшереп торыгыз.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас