Республика эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 31 хәбәр кергән.
Уфа шәһәренең 7нче полиция бүлегенә 49 яшьлек шәхси эшкуар хатын мөрәҗәгать иткән. Ул инвестицияләү сылтавы белән мошенникларга 13,5 миллион сумнан артык акча биргән.
Зыян күрүче сүзләренчә, узган елның августында ул Интернет челтәрендә акцияләргә акча салу юлы белән җиңел хезмәт хакы алу мөмкинлеге турында белдерү күргән. Һәм күчемсез милек сатып алу өчен акча эшләп карарга булган. Мөрәҗәгать итүче белән, янәсе, аңа платформада теркәлергә һәм беренче түләүләрне кертергә ярдәм иткән инвестиция компаниясе хезмәткәрләре элемтәгә кергән. Биш ай дәвамында ханым зур суммалар керткән, шул исәптән кредитка алынганнарын да, һәм көн саен керемнең икеләтә артуын күзәтеп барган. Ә үз акчаларын һәм керемнәрен чыгарырга тырышып карагач, аның омтылышлары уңышсыз булган. Ул, үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән...
Инвестиция мошенникларының тагын бер корбаны 84 яшьлек әби булган. Пенсионер Уфа шәһәре буенча 3нче полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын аңа билгесез номердан шалтыратуларын сөйләгән. Әңгәмәдәш үзен Мәскәү шәһәреннән эре бизнесмен дип таныштырган һәм акча эшләүдә үз ярдәмен тәкъдим иткән. Шалтыратучы карчыкның тупланмалар суммасын алдан белгән һәм аларны киләчәктә барлык банк операцияләрен үзе үткәрү өчен курьерга тапшырырга күндергән. Тәкъдим белән кызыксынып, әбекәй җинаятьче күрсәтмәсе буенча якынча 1,5 миллион сум әзерләгән һәм аларны билгесез хатынга тапшырган. Әмма шуннан соң "бизнесмен" элемтәгә чыгудан туктаган...
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы шул хакта кисәтә: таныш булмаган кешеләрнең билгесез счетларына акча җибәрмәгез, бу күңелсез нәтиҗәләргә, ягъни зур бурычларга һәм шәхси тупланмаларны югалтуга китерә. Шәхси һәм банк мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итәргә, шулай ук СМСлардан кодны әйтергә ярамый. Әгәр мошенниклар шалтыраткан икән, трубканы куегыз. Шулай итеп сез үзегезне һәм үз мөлкәтегезне сакларсыз.