Әлеге чара Федоровка авылының «Аек авыл» республика конкурсында катнашу кысаларында оештырылган «Таяныч» аталар клубының дебюты булды. Өстәвенә, ул бер сулышта, оешкан төстә һәм киңкүләм узды.
Шактый салкын көн булуга карамастан, балыкчылар осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәтеп, бик теләп ярыштылар. Зур балыкка исәп тотарга туры килмәсә дә, чиртү бик яхшы булды. Балык тотудан барысы да ләззәт алдылар, олылар да, балалар да сөенделәр.
Ярышларга йомгак ясаганда, оештыручылар саф һавада төрле уеннар белән кәефләрен күтәрделәр, җылынырга һәм күңел ачарга мөмкинлек бирделәр. Бәйрәмдә катнашучылар аркан тартуда, төрле эстафеталарда, конкурсларда, пневматик винтовкадан атуда көч сынаштылар.
Ярышларда җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә билгеләделәр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар – балык тоту кирәк-яраклары һәм җайланмалар тапшырдылар. Шулай ук Ибраһимовлар, Лебедевлар, Әминевлар, Миляевлар, Игнатьевлар һәм Кордовларны Гаилә көне белән котладылар.
Фото: haibvestnik.ru